Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Чирмешәнлеләр Пасхага күчтәнәчләр әзерлиләр

20 апрельдә христианнар иң зур бәйрәмнәрен - Пасханы билгеләп үтәчәкләр. "Пасха" сүзе грек теленнән барлыкка килгән һәм "котылу" дигәнне аңлата. Пасха җиде атнага сузылган Бөек православие постын төгәлли. Бу бәйрәмнең үзенә хас традицияләре бар, йомыркалар буйыйлар, куличлар пешереп бизиләр. Чирмешәндә яшәүче Сергеевлар гаиләсе дә бу изге бәйрәмгә алдан ук әзерләнә....

20 апрельдә христианнар иң зур бәйрәмнәрен - Пасханы билгеләп үтәчәкләр.

"Пасха" сүзе грек теленнән барлыкка килгән һәм "котылу" дигәнне аңлата. Пасха җиде атнага сузылган Бөек православие постын төгәлли.
Бу бәйрәмнең үзенә хас традицияләре бар, йомыркалар буйыйлар, куличлар пешереп бизиләр.
Чирмешәндә яшәүче Сергеевлар гаиләсе дә бу изге бәйрәмгә алдан ук әзерләнә.
-Пасха алдыннан өйләрне җыештырабыз, тәртипкә китерәбез. Юабыз, агартабыз,- ди Юлия Павловна. - Әни болай дия иде: " Якты Пасха диләр, димәк, чиста, якты булырга тиеш".
Юлия Сергеева бәйрәмгә 50-60лап йомырка буяп куя икән. Күпчелеген элеккеге гадәт буенча суган кабыгында кайнатып буйый, калганнарын кибеттән алган буяулар белән бизи.
Йомырка - Пасханың төп символы. Аны төрле төсләргә буясалар да, иң таралганы - кызыл төс.
Юлия Павловна куличларны да тәмле итеп пешерә.
-Куличны татлы (сдобный) камырдан пешерәбез,- ди хуҗабикә.- Йомырка, май күп кирәк. Чүпрәне җылы су яисә сөткә салып, он һәм шикәр комы өстәп, сыек камыр ясыйм һәм 40 минутка җылы урынга куеп торам. Аннан соң ак май яки маргарин һәм йомыркалар кушып, камыр изеп, кабат күтәрелгәнен көтәм. Соңыннан ванилин, йөзем һәм бераз әфлисун яки мандарин согын кысып чыгарып өстим. Бу камырга үзенчәлекле тәм бирә.
Куличларны пешерү өчен формаларны да алдан ук әзерләп куям. Аның өчен консервланган җиләк-җимешләрнең тимер савытлары да ярый. Эчләренә пергамент куеп, майлыйм да, яртысыннан да азрак камыр салам. Ул пешкәндә нык күтәрелә. Куличның өстен йомырка агына шикәр комы кушылган глазурь белән бизим.
Пасхада тагын бер сый - Пасха эремчеге әзерлиләр икән. Юлия Павловна аның рецепты белән дә бик теләп уртаклашты.
Эремчекне иттарткыч аша чыгарырга. Йомырка, шикәр комы, ак май (бераз сөт өсте дә ярый) өстәп, кайнаган суның парында тотарга (бертөрле массага килгәнче бутарга). Эремчекне марляга салып, суы аксын өчен, элеп куярга мөмкин. Аннан соң инде суыткычта тотып, якыннарны да сыйларга мөмкин.
Пасха ел да төрле көннәргә туры килә, әмма һәрвакыт 22 март белән 22 апрель көннәре арасында була.
-Күршеләребездә татарлар яши. Башка дин кешеләре булсалар да, һәрвакыт бәйрәм белән котлыйлар. Безне дә үзләренә бәйрәмнәргә чакыралар. Шулай дус яшәгәч, барыбызга да күңелле,-ди Юлия Сергеева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан