Чирмешәнгә Татарстанның баш казые килде
Районының йөзләгән кешесе Татарстан Республикасының баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев белән очрашып, 20дән артык китап авторының вәгазен тыңладылар. Аның чыгышын Чирмешән мәчете яныннан узучылар да ишетә алды. Чирмешәнлеләр белән очрашканчы Җәлил хәзрәт Мөшбикә мәчете төзелеше белән танышты. Аны район башлыгының киңәшчесе Әмир Могыйзов һәм район мөхтәсибе Минсәгыйрь Миншин озатып йөрделәр....
Районының йөзләгән кешесе Татарстан Республикасының баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев белән очрашып, 20дән артык китап авторының вәгазен тыңладылар. Аның чыгышын Чирмешән мәчете яныннан узучылар да ишетә алды.
Чирмешәнлеләр белән очрашканчы Җәлил хәзрәт Мөшбикә мәчете төзелеше белән танышты. Аны район башлыгының киңәшчесе Әмир Могыйзов һәм район мөхтәсибе Минсәгыйрь Миншин озатып йөрделәр.
Казан кунагы мөхтәсибәт эшенә яхшы бәя бирде.
-Мәчет имамнары халыкны, яшьләрне дингә, мәчетләргә тарту өчен даими рәвештә төрле чаралар оештыралар, тырышалар, - ди Җәлил хәзрәт Фазлыев. - Тик авылларыбызда, район үзәкләрендә дә яшьләр аз, балалар сирәк туа, демографик хәл бик борчый. Татарстанда гына түгел, Россиядә дә шул ук хәл, болай булса, берничә елдан демографик кризис башланачак.
Җәлил хәзрәт Чирмешән мәчетендә сөйләгән вәгазендә дә бу темага кагылып үтте. Ә төп чыгышы илдәге кризис, шулай ук ризыгыбызны ничек итеп киңәйтү һәм бәхет төшенчәсе турында булды.
-Тормышыбызда бар нәрсә дә җитеш булганда бәхетнең нәрсә икәнен аңлап җиткермибез, акчаны өстен куябыз. Ә инде авырып китсәк, проблемалар туса тормышыбыздагы һәр нәрсә бәхетле иткәнен аңлыйбыз, - диде үзенең чыгышында баш казый. - Үзегез эшләгән яхшылыкны да, сезгә карата кылынган начарлыкны да онытырга, артыгын ашамаска тырышыгыз, тәүбә кылыгыз. Шул вакытта сәламәт булырсыз.
Автор фотосы
Безнең сайтта укыгыз:
Ижевскида тугыз катлы йорт ишелгән: һәлак булучылар бар (видео)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев