Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Чирмешәнгә Татарстан мөфтие бүләкләр алып килде (+ФОТО)

Соңгы елларда республикадагы кайбер авыл мәчетләренең ишекләренә йозак эленгән: халыкны ияртердәй имамнары юк икән. Олыгайган бабайларыбызны алмаштыра алырлык руханилар әзерләүне җанландыру зарур. Бүген Чирмешәнгә килгән Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин һәм аның ярдәмчеләре районыбыз руханиларына шундый бурычлар да җиткерделәр. Республика мөселманнары башлыгы бездәге эшлекле сәфәрен район башкарма комитеты җитәкчесе Фердинат Дәүләтшин...

Соңгы елларда республикадагы кайбер авыл мәчетләренең ишекләренә йозак эленгән: халыкны ияртердәй имамнары юк икән. Олыгайган бабайларыбызны алмаштыра алырлык руханилар әзерләүне җанландыру зарур. Бүген Чирмешәнгә килгән Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин һәм аның ярдәмчеләре районыбыз руханиларына шундый бурычлар да җиткерделәр.

Республика мөселманнары башлыгы бездәге эшлекле сәфәрен район башкарма комитеты җитәкчесе Фердинат Дәүләтшин белән очрашудан башлады. Әңгәмә барышында райондагы дини вәзгыять, дини тәрбия юнәлешендә башкарылган гамәлләр хакында фикер алыштылар.
Республика Диния нәзарәте рәисе район мәдәният йортында җыелган ислам дине әһелләре алдында чыгыш ясап, райондашларыбызның дин өлкәсенә кагылышлы сорауларына да җавап бирде. Гомумән, исламга кагылышлы киңәш - табышларны районыбыз имамнары республика Диния нәзарәте чыгара торган "Шура" журналыннан да ала. Мөфти әйтүенчә, киләчәктә кирәкле мәгълүматларны, җавапларны бик тиздән ачылачак махсус сайттан да укып булачак икән.
Камил хәзрәт, башкара торган эшләрен бәяләп, район имамнарына рәхмәтләрен дә ирештерде. Кайбер якташларыбызга - Чирмешән муниципаль районы башлыгы киңәшчесе Әмир Могыйзовка, Кара Чишмә авылы мәчеты имамы Рөстәм Вәлиевка, Чумачка авылы имамы Мәүлет Нуруллинга, Иске Үтәмеш имамы Вәлирәхман Газизовка, Утыз Имән авылы имамы Җәүдәт Шәймардановка Диния нәзарәтенең Рәхмәт хатларын тапшырды.
Тагын шунысын әйтергә кирәк, Диния нәзарәте республикада агымдагы елны татар дин галимнәре елы дип игълан итте. Бу юнәлештә дә байтак эшләр башкарыла икән.
Бүген безнең районда 23 мәчет бар. Ике авылда - Кызыл Чишмәдә һәм Кызыл Ярда имамнар юк. Татарстан мөфтие урынбасары Рөстәм Хәйруллин Казан мәдрәсәләрендә Чирмешәннән укучылар күп дисә дә, бездә дини белемле кадрлар проблемасы бар икән шул.
Район мөхтәсибе Минсәгыйр Миншин әйтүенчә, Чирмешәндә тагын бер мәчет төзү мәшәкатьләре башланырга тора. Район үзәгенең элеккеге аэропорт урынында моның өчен җир рәсмиләштереләчәк. Дин йорты 100-150 кеше сыйдырышлы булырга тиеш. Мәчетнең нигезен быел ук корып калдыру нияте бар. Казаннан килгән олы кунаклар Чирмешәннән шундый сөенечле хәбәр дә ишетеп китте.
Аннан аларның күңеленә бездәге дини тормышның җанлылыгы, сәламәт яшәү рәвешенә, яшь буынны тәрбияләүгә кагылышлы эшләребез дә хуш килгәндер. Иң мөһиме - районыбызда динара татулык хөкем сөрә. Төрле дин вәкилләре аңлашып яши. Монысы - иң зур горурлыгыбыз.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан Татарстан мөфти