Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Чирмешәндәге лагерьда догалар да өйрәткәннәр

Жәйге каникуллар вакытында балалар өчен Чирмешән мәчетендә оештырылган лагерьда дистәләгән малай һәм кыз ял итте. Малайлар һәм кызларның аерым сменаларда ял итүе дә бик ошады безгә. Биредә балаларга дини йолалар, гореф-гадәтләр турында гына сөйләп калмадылар, догалар да өйрәттеләр. Хәтта, балаларга өй эшенә бирелгән доганы без - әти-әниләр дә өйрәндек. Бер...

Жәйге каникуллар вакытында балалар өчен Чирмешән мәчетендә оештырылган лагерьда дистәләгән малай һәм кыз ял итте.

Малайлар һәм кызларның аерым сменаларда ял итүе дә бик ошады безгә. Биредә балаларга дини йолалар, гореф-гадәтләр турында гына сөйләп калмадылар, догалар да өйрәттеләр. Хәтта, балаларга өй эшенә бирелгән доганы без - әти-әниләр дә өйрәндек. Бер атна эчендә балаларга Чирмешәннең бөтен күренекле урыннарын күрсәттеләр, кыскасы, аларның көннәрен бик мавыктыргыч итеп үткәрделәр.
Бу лагерьны оештырган Хабир хәзрәт Хановка, аның ярдәмчеләренә, тәмле ашлар әзерләгән апаларга зур рәхмәтләребезне җиткерәбез.
Ата-аналар исеменнән Гөлназ Вафина.
Чирмешән авылы.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән мәчетендә лагерЬ догалар