Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Чирмешәндә Әгъләмовлар төзетүче мәчет манараларына ай куйдылар

Чирмешәндә төзелүче икенче мәчет маналарына ай куелды. Изге җомга көнне башкарылган бу чарада берничә йөз кеше катнашты. Ике бертуган - Фазыйл һәм Миндар Әгъләмовлар дин йорты төзетеп бик сәваплы гамәл кылалар. Әмирдә туган , Сургутта эшмәкәрлек белән шөгыльләнүче бу милләтпәрвәр егетләр бәйрәмгә - тантанага үзләре дә кайтты. -Якташларыбызга бездән бүләк...

Чирмешәндә төзелүче икенче мәчет маналарына ай куелды. Изге җомга көнне башкарылган бу чарада берничә йөз кеше катнашты.


Ике бертуган - Фазыйл һәм Миндар Әгъләмовлар дин йорты төзетеп бик сәваплы гамәл кылалар. Әмирдә туган , Сургутта эшмәкәрлек белән шөгыльләнүче бу милләтпәрвәр егетләр бәйрәмгә - тантанага үзләре дә кайтты.

-Якташларыбызга бездән бүләк булсын дип тотындык бу эшкә, - ди Фазыйл Әгъзам улы .- Мәчет төзү турында Миндар белән күптән уйланып йөрдек. Төзелешне башкарып чыгарырлык малыбыз бар, Аллага шөкер, якташларыбыз дога кылып торса, без риза, калганын җиңдерәбез.

-Акча ягыннан өзеклек юк. Быел һава торышы гына эшне бераз тоткарлады, - ди Миндар Әгъләмов.- Быел өлгермәсәк, мәчетне киләсе елда файдалануга тапшырабыз. Әлеге дин йортына белемле, төпле бер имам кирәк, аңа булышып та торыр идек.

Ике манаралы мәчеткә айлар күтәргәндә барча халык тәкъбир әйтеп торды. Барысын да яхшы, төгәл үлчәп эшләнгән айлар бик тиз урынына кереп урнашты. Айлар белән бергә мәчет 35 метр чамасы биеклектә. Бина бик күркәм, затлы материаллар кулланып салына.

-Шулай булырга тиеш, - ди бүгенге зур тантанага ерактан кайткан кунак - Ханты - Мансий округы мөфтие Таһир хәзрәт Саматов. - Фазыйл, Миндарга Аллаһының рәхмәте яусын, куйган хезмәтләре әҗерле булсын. Алар Сургутта да милләтебез, динебез хакына бик күп изге гамәлләр башкаралар.

Таһир хәзрәт Чирмешәндә беренче тапкыр икән. Әтисе - күренекле дин галиме, инде мәрхүм Габделхак хәзрәт, ул тумышы белән Аксубай районыннан, бездә еш булган, хәтта 20 ел элек Кармышта мәчет ачу тантанасында катнашкан.

Район үзәгендә Фазыйл һәм Миндарның әниләре - Мөшбикә исемен йөртәчәк бу бинаны 2015нче елның көзендә сала башладылар. Ул элеккеге аэропорт урынында төзелә.

Чирмешәндә икенче, Амур ягында корылучы мәчеттә төзүчеләргә эш бар әле. Соңрак көннәрдә тышкы якны ныгыталар, матурлыйлар, эчке якта күпчелек эш инде тәмам. Коммуникацияләр бар. Тирә - юнь дә Алла теләсә бик матур хәлгә килер.

-Эшнең сыйфаты дәгъва белдерерлек түгел, - ди район мөхтәсибе Минсәгыйрь Миншин. - Әгъләмовларга мин дә рәхмәтле, Ходай исәнлекләрен бирсен, байлыкларын арттырсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined