Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Чирмешәндә Чистай епархиясе яшьләренең слеты узды

Узган атнада безнең районда Чистай епархиясенең яшьләр слеты узды. Анда Алексеевск, Чистай, Түбән Кама, Болгар һәм Чирмешән районы вәкилләре катнашты. Православие динен тотучы яшьләр актив тормыш алып баралар, төрле чаралар оештыралар, аларда үзләре дә катнашалар. Тәҗрибә уртаклашу максатыннан, еш кына очрашулар да үткәрәләр. Чирмешәндә мондый чара беренче тапкыр үтте. Кунаклар...

Узган атнада безнең районда Чистай епархиясенең яшьләр слеты узды. Анда Алексеевск, Чистай, Түбән Кама, Болгар һәм Чирмешән районы вәкилләре катнашты.

Православие динен тотучы яшьләр актив тормыш алып баралар, төрле чаралар оештыралар, аларда үзләре дә катнашалар. Тәҗрибә уртаклашу максатыннан, еш кына очрашулар да үткәрәләр. Чирмешәндә мондый чара беренче тапкыр үтте. Кунаклар район белән танышуны Амур ягындагы храмнан башладылар. Үзәк китапханәдә слетта катнашучылар бер - берсе белән якынрак таныша алдылар, районга багышланган видеоролик карадылар һәм чирмешәнлеләр эшчәнлегенә бәя бирделәр.
Чирмешән благочинные Александр атакай Филимонов яшьләрне сәламләп, башкарылган эшләр турында сөйләде, киләчәккә планнар белән таныштырды.
-Һәр районда диярлек дин йортлары каршында яшьләр бүлеге оештырылган, -ди Чистай епархиясенең яшьләр бүлеге җитәкчесе Павел атакай Чурашов. - Безнең төп максат - яшьләрне үз диннәре белән якыннан таныштыру, дингә карата дөрес караш тәрбияләү, гореф - гадәтләрне саклап калу. Динле кеше беркайчан да начарлык кылмыячак. Яшьләр бүлекләре активистлары белән еш кына шундый очрашулар үткәрәбез, тәҗрибә уртаклашабыз. Менә бу юлы Чирмешән җирендә күрешергә ниятләдек.
Яшьләр яшьләр булып кала инде - актив, кызыксынучан, аралашучан алар.
-Безнең яшьләр бүлеге "Дөньяга яктылык" (" Свет миру") дип атала, ул 14 яшьтән алып 30 яшькә кадәр кырыкка якын кешене берләштерә,- диләр Алексеевскийдан килгән бер төркем яшьләр. - Без төрле чаралар, акцияләр үткәрәбез. Яшьләр бүлегендә һәр кеше һәр эшен чын күңелдән башкара.
Ерак Болгар җиреннән килүчеләр дә мондый чараларда еш катнашалар икән.
-Монда килгәннәрнең күбесе миңа таныш, - ди Ольга Князева. - Без мондый чараларда еш очрашабыз. Минемчә, алар кирәк, файда белән үтә. Кемнең нәрсә белән шөгыльләнгәнен күрәбез, үзең өчен кирәкле әйберләр аласың, киңәшләр тыңлыйсың, тәҗрибә туплыйсың. Безнең үзебезнең дә эшчәнлегебез киң: сәфәрләр, лагерьлар оештырабыз, хәйрия акцияләре уздырабыз, өлкәннәргә ярдәм итәбез.
Җыенның рәсми өлешеннән соң барысы да Сабан туе була торган мәйданга киттеләр. Биредә чаңгы ярышлары узды. Катнашучылар дүрт төркемгә бүленеп, җитезлекләрен сынадылар. Әйтергә кирәк, монда күпчелек дистанцияне, җиңү түгел, катнашу мөһим, дигән караштан чыгып узды. Һәр катнашучыга Диплом һәм истәлек бүләге тапшырылды.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан епархия