Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Чирмешән мәчетләренә дини белемле имамнар кирәк

Россия Ислам институтының проректор ярдәмчесе Ренат Мозаферов, район мөхтәсибе Минсәгыйрь Миншин һәм район башлыгы киңәшчесе Әмир Могыйзов Лашман, Иске Кади авылларында мәктәп укучылары белән очрашып, Казан Ислам университеты һәм Россия Ислам институтына укырга керү, яшәү шартлары турында сөйләделәр. -Бездә 300ләп шәкерт белем ала, шуларның яртысы - кызлар, - ди Ренат...

Россия Ислам институтының проректор ярдәмчесе Ренат Мозаферов, район мөхтәсибе Минсәгыйрь Миншин һәм район башлыгы киңәшчесе Әмир Могыйзов Лашман, Иске Кади авылларында мәктәп укучылары белән очрашып, Казан Ислам университеты һәм Россия Ислам институтына укырга керү, яшәү шартлары турында сөйләделәр.

-Бездә 300ләп шәкерт белем ала, шуларның яртысы - кызлар, - ди Ренат Мозаферов. - Без күбрәк татар шәкертләрен җыярга телибез. Республикадагы 1450 мәчетнең 200ләбендә дини белеме булмаган имамнар эшли. Шуның өчен үзебезнең рес­публика өчен дә кадрлар әзерләргә тырышабыз.
Казан Ислам университетында укучылар мәчетләрдә генә эшли алса, Россия Ислам институтын тәмамлаучыларга дәүләт дипломы тапшырыла. Бу уку йортында шәкертләр теология, лингвистика, журналистика, икътисад юнәлешендәге белгечлекләр ала. Дөрес, аларны тәмамлаган яшь­ләр барысы да дин юнәлешендә эшкә китми, шулай да алар иманлы була.
Университетта бары бюджет урыннары гына, ә Россия Ислам институтында укучылар елга 15 мең сум тирәсе акча түли. Шәкертләр тору урыны белән тәэмин ителә: кызлар аерым, егетләр аерым тулай торакта яши.
-Бу уку йортларында безнең районнан читтән торып укучылар булса да, көндезге бүлекләрдә укучылар юк. Быел мәктәпне бетерүче ике яшь кешенең анда барырга теләге бар, ничек булыр, - ди район мөхтәсибе Минсәгыйрь Миншин. - Ә кадрлар кирәк, райондагы 23 мәчетнең 6сында гына урта һәм югары дини белемле кешеләр имамлык итә. Быел 11 авыл мәчетендә генә дин дәресләре алып барылды. Дини белемле мөгаллимәләребез дә җитешми.
Чирмешән мәчетендә практика үткән Әлки районы егете Данир Ринатдин Бәркәтә мәчетенә имам-хатыйп булып барыр­га ризалык биргән. Яшь имам торак һәм хезмәт хакы белән тәэмин ителәчәк. Мәдрәсә тәмамлаучы тагын ике яшь кеше белән килешенгән. Авыл җиренә имам булып кайткан белемле яшьләргә грант алырга да булышачаклар.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы мәчет имамнар