Чирмешән мәчетеннән - күчтәнәч
Дин һәм тормыш

Чирмешән мәчетеннән - күчтәнәч

Рамазан аеның ахыргы көннәрендә Чирмешән мәчете мәхәлләсе, дин юлындагы кардәшләребез ярдәме белән, ялгыз әби-бабайларга, мохтаҗларга, күп балалы гаиләләргә күчтәнәчләр таратты. Кайнар пылау, яшелчәләр салынган пакетларны 35 чирмешәнленең өйләренә үк илтеп биргәннәр. Бу күчтәнәчләр белән мөселманнар гына түгел, башка дин кешеләре дә сыйланган, аларга да Рамазан аен, Ураза гаетен бәйрәм буларак...

Рамазан аеның ахыргы көннәрендә Чирмешән мәчете мәхәлләсе, дин юлындагы кардәшләребез ярдәме белән, ялгыз әби-бабайларга, мохтаҗларга, күп балалы гаиләләргә күчтәнәчләр таратты.


Кайнар пылау, яшелчәләр салынган пакетларны 35 чирмешәнленең өйләренә үк илтеп биргәннәр. Бу күчтәнәчләр белән мөселманнар гына түгел, башка дин кешеләре дә сыйланган, аларга да Рамазан аен, Ураза гаетен бәйрәм буларак тоярга мөмкинлек тудырылган.

Чирмешән мәчетенә актив йөрүче балаларны да гает көнне нык сөендергәннәр - 50 малайга һәм кызга тәм-томнар тутырылган күчтәнәч-пакетлар тапшырганнар.


undefined

Нет комментариев