Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Чирмешән мәчетендә уйныйлар да, укыйлар да

5 яшьтән 17 яшькә чаклы иллеләп малай һәм яшүсмер бу атнада Чирмешән мәчетендә оештырылган "Нур" мөселман лагерында ял итте. Биш көнлек программа кысаларында, балалар экскурсияләргә бару, төрле чараларда катнашудан тыш, дин нигезләрен дә өйрәнгәннәр. -Һәр көнне алар Коръәннән берәр сүрә ятладылар, ә аеруча тырышып шөгыльләнгән малайларны остазлар бүләкләр белән дә...

5 яшьтән 17 яшькә чаклы иллеләп малай һәм яшүсмер бу атнада Чирмешән мәчетендә оештырылган "Нур" мөселман лагерында ял итте.

Биш көнлек программа кысаларында, балалар экскурсияләргә бару, төрле чараларда катнашудан тыш, дин нигезләрен дә өйрәнгәннәр.
-Һәр көнне алар Коръәннән берәр сүрә ятладылар, ә аеруча тырышып шөгыльләнгән малайларны остазлар бүләкләр белән дә кызыксындырды, - ди мәчетнең имам-хатыйбы Хабир Ханов. - Ә моңа кадәр лагерьда биш көн кызлар ял иткән иде.
Лагерьга йөрүче балаларга кайнар аш, боткалар хәстәрләнә. Менюда җиләк-җимеш тә бар.
Ял итүчеләр янгын сүндерү частена, музейга, Боз сараена экскурсиягә барганнар.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән мәчетендә лагерЬ