Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Чирмешән мөхтәсибәте каршында балалар үзәге ачылды

Районда бердәнбер әлеге үзәк Чирмешәндәге үзәк мәчеттә урнашкан. Бинадагы бер бүлмәне иганәчеләр ярдәме белән ремонтлап, дәресләр үткәрү өчен уңайлы шартлар булдырганнар. Түбә, стена, электр челтәрләре яңартылган, идәнне җылытыла торган иткәннәр, яңа палас җәйгәннәр.

-Ремонт 160 мең сумга төште, шуның 70 меңен безгә исеме дә билгесез бер игелекле ир-ат бирде, аңа җиһазлар алдык, - ди район мөхтәсибе Рамил Ибраһимов. -Гомумән, мәчеткә хәйрия акчалары җибәрүчеләргә, китерүчеләргә зур рәхмәт.

Мәчеттәге бу үзәккә элек Югары Чегодайда яшәгән, инде мәрхүм дин эшлеклесе Хәниф Вәлиев исемен биргәннәр.

Үзәктә бу атна шимбәсендә беренче дәресләр үтәчәк. Әлегә ике төркемдә егермеләп бала дин сабагы укыр, татар һәм гарәп телләрен өйрәнер, белгәннәрен камилләштерер дип көтелә. Моның өчен уку әсбаплары җитәрлек.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев