Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • Чирмешән мәчетенә Коръән хафиз килгән

    Быел да республиканың 38 районына Рамазан аенда мәчетләрдә эшләү өчен Коръән хафизлар җибәрелгән. Безнең районда ай дәвамында Төркиядән килгән Коръән хафиз Таһир Мәхмүт тәрәвих намазлары алып барачак, ифтар ашларында катнашачак. Ул Рамазан аеның беренче көнендә Чирмешән мәчетендә оештырылган ифтар ашында да булды. Бу көнне мәчеткә 130лап кеше җыелган, араларында балалар...

    Быел да республиканың 38 районына Рамазан аенда мәчетләрдә эшләү өчен Коръән хафизлар җибәрелгән.


    Безнең районда ай дәвамында Төркиядән килгән Коръән хафиз Таһир Мәхмүт тәрәвих намазлары алып барачак, ифтар ашларында катнашачак.

    Ул Рамазан аеның беренче көнендә Чирмешән мәчетендә оештырылган ифтар ашында да булды. Бу көнне мәчеткә 130лап кеше җыелган, араларында балалар да булу куанычлы. Ифтар ашына күрше авыллардан да килгәннәр.

    -Ураза тотучыларга мул табыннарны әзерләгән Халисә Мәссарова, Тәслия Мөхәммәтҗанова, Фәридә Ибраһимоваларга зур рәхмәт, - ди мәчет имамы Рамил хәзрәт Ибраһимов.


    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Теги: undefined
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: