Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Чирмешәндә азанчылар ярышты

Чирмешән мәчетендә узган әлеге бәйгедә 50ләп дин кардәшебезнең осталыгын тыңладылар. Азан әйтүдә төп бәйгечеләр - балалар иде. -Намазга чакыручы доганы дөрес, халык колагына ятышлы итеп мәкам белән әйтү зарур. Аны башкарганда өс-башың да тиешле тәртиптә булырга тиеш. Бәйгечеләргә дә шундый шартлар куйдык,- ди Чирмешән мәчете имамы Хабир хәзрәт Ханов. Конкурста...

Чирмешән мәчетендә узган әлеге бәйгедә 50ләп дин кардәшебезнең осталыгын тыңладылар. Азан әйтүдә төп бәйгечеләр - балалар иде.

-Намазга чакыручы доганы дөрес, халык колагына ятышлы итеп мәкам белән әйтү зарур. Аны башкарганда өс-башың да тиешле тәртиптә булырга тиеш. Бәйгечеләргә дә шундый шартлар куйдык,- ди Чирмешән мәчете имамы Хабир хәзрәт Ханов.
Конкурста катнашырга һәр татар авылыннан диярлек килгәннәр. Алар һәрберсе микрофон каршына басып, Чирмешәнгә азан яңгыратты. Моны балалар арасында иң оста башкарган Илшат Шәйхетдиновка (Лашман) кыйммәтле түбәтәй һәм намазлык бүләк иттеләр.
-Азан әйтергә дүрт яшьтән өйрәнә башладым. Мөгаллимәбез Алсу апага рәхмәт. Интернет аша төрек, гарәп азанчыларын тыңлап та осталыгымны шомарттым. Ә бүгенге бүләкләр бик ошады, безгә яхшы табын да көйләгәннәр,- ди 15 яшьлек җиңүче.
Илшатның авылдашы Ислам Нуретдиновка жюри яхшы бәя куйды, ул - өченче урында. Чирмешәннән Илсур Таһиров исә призлы икенче урын иясе. Бабайлар арасында исә азан әйтүдә Кара Чишмәдән Габделәхәт Ситдыйков барысын да уздырды. Яшьләрдән Туймәт егете Айнур Кәримов та азанны матур әйтә икән. Югары Чегодайдан Илдус Мөхәммәтшинны, Чирмешәннән Данир Ринатдинны, Лашманнан Гариф бабай Гатинны, Түбән Чегодайдан Габделәхәт бабай Рамазановларны да оештыручылар җиңүчеләр буларак бүләкләде.
Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан