Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйгеләр

Тәрбиячеләр Чирмешәндә тәҗрибә уртаклашты

Әле беренче ел гына Чирмешәннең “Әкият” балалар бакчасында музыка җитәкчесе булып эшләүче Илзирә Кәримова “Ел тәрбиячесе” республика бәйгесенең зона этабында дистә еллар балалар бакчасында тәрбияче булып эшләүче, тәҗрибәле тәрбиячеләр белән көч сынашты.

Чирмешәннең “Ромашка” балалар бакчасында Алексеевск, Әлки, Спас, Нурлат, Чирмешән районнарының “Ел тәрбиячесе” бәйгесенең муниципаль этабы җиңүчеләре, барлыгы тугыз педагог, балалар катнашында чаралар тәкъдим иттеләр.

-Зона этаплары 10 районда уза, Чирмешән җиденче зона. Аларда мәктәпкәчә белем бирү оешмаларыннан 107 педагог катнаша, шулар арасыннан 20 финалист билгеләнәчәк, - диде жюри әгъзаларының берсе Татьяна Сидорова. – Бәйгенең финалы март аенда узачак. Тәрбиячеләр елдан-ел кызыклырак чаралар күрсәтә, алар тормыш белән бер адымда баралар, шул ук вакытта балалар белән дә тигез атлыйлар.

Тәрбиячеләр конкурсның зона этабында бер теманы берләштергән ике чара күрсәттеләр. Бәйгенең “Балалар белән педагогик чара” сынавында балалар белән дәрес уздырдылар. Ә инде “Минем педагогик табышым” өлешендә үзләренең эшчәнлекләренең төрле аспектларында һөнәри осталыклары белән уртаклаштылар.

Һәр тәрбияченең чыгышы кызыклы һәм мавыктыргыч, берәүләр туган як табигатенә, туган телгә мәһаббәт тәрбияли, икенчеләр, уен алымнары белән балаларны чыныктыра, сөйләм телен камилләштерә, табигый байлыклар белән сәламәтләндерү күнегүләре уздыра. Һәр дәрес үзенчә үзенчәлекле, балаларны гына түгел, олыларны да җәлеп итәрлек, мавыктыргыч.

“Ел тәрбиячесе” республика һөнәри осталык бәйгесе мәктәпкәчә белем бирү программасын гамәлгә ашыручы талантлы педагогларны ачыклау, аларга ярдәм итү һәм тәҗрибә уртаклашу максатында үткәрелә.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев