Татарстан участковые өчен тавыш бирик
1 ноябрьдән Россия Эчке эшләр министрлыгының "Комсомольская правда" нәшрият йорты белән берлектә уздырган "Халык участковые" Бөтенроссия бәйгесенең өченче этабы старт алды. Бу соңгы турда Татарстан данын икенче этапта иң күп тавыш җыйган, Россия Эчке эшләр министрлыгының Лениногорск бүлеге полиция капитаны Рүзәл Гарипов яклаячак. Төбәкләрдә җиңү яулаган участок инспекторларының исемлеге "Комсомольская...
1 ноябрьдән Россия Эчке эшләр министрлыгының "Комсомольская правда" нәшрият йорты белән берлектә уздырган "Халык участковые" Бөтенроссия бәйгесенең өченче этабы старт алды.
Бу соңгы турда Татарстан данын икенче этапта иң күп тавыш җыйган, Россия Эчке эшләр министрлыгының Лениногорск бүлеге полиция капитаны Рүзәл Гарипов яклаячак.
Төбәкләрдә җиңү яулаган участок инспекторларының исемлеге "Комсомольская правда" нәшрият йортының сайтында (www.kp.кu) бастырылган. Тавыш бирү өчен шул сайтта теркәлергә кирәк, шулай ук социаль челтәрләр аша кереп тә тавыш бирергә мөмкин.
Сайтта "Халык участковые" баннеры урнашкан "Җәмгыять" яисә "Конкурслар" бүлекләрен табарга. Биредә финалга узган һәр участковый турында материаллар бар. Аннан соң участковыйның фоторәсеменә басарга һәм тавыш бирергә.
Бер "аккаунттан" тәүлеккә бер тапкыр тавыш бирергә ярый.
16.мвд.рф сайт фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев