Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйгеләр

Татар телен яратучы чирмешәнлеләрне бәйгедә катнашырга чакыралар

Районда “Татарстан дигән Ватаным бар, татар дигән халкым, телем бар” әдәби-музыкаль бәйгегә старт бирелде.

Әлеге чара татар шигъриятен, җырларын, театр сәнгатен яратучылар һәм аның белән кызыксынучылар арасында үткәрелә.

Әмир авылы клубында узачак бәйге ике этапта оештырыла. Җиңүчеләрне “Туган телгә-мәдхия” (нәфис сүз һәм җыр), “Язучылар һәм шагыйрьләр әсәрләрен татар телендә коллектив башкару”, “Музыкаль әсәрләрне татар телендә коллектив башкару”, “Театраль композиция”, “Районның башка милләт вәкилләре татар телендә иң яхшы чыгыш ясаучы” номинацияләрендә билгелиячәкләр.

Бәйгенең инициаторлары - эшмәкәрләр, Әмир авылында туган бертуган Әгъләмовлар җиңүчеләргә кыйммәтле бүләкләр әзерләгәннәр.

Конкурста 3 яшьтән 20 яшькә кадәргә якташларыбыз үз сәләтен күрсәтергә мөмкин.

Беренче урын алучыларның Әмирдә июль аенда үтәчәк Авыл көнендә дә чыгыш ясаулары күздә тотыла.

Бәйгедә катнашырга теләүчеләр 20 апрельгә кадәр оештыру комитетына (Konkurs22@list.ru электрон почтасына) гариза һәм “Шәхси мәгълүматларны куллануга рөхсәт язуы” тапшырырга тиешләр. Белешмәләр өчен телефон:

8-927-420-19-68 (Гөлшат Әмин кызы Әгъләмова).

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев