Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйгеләр

"ТАТАР КЫЗЫ 2017": ҖИҢҮЧЕ ТАҖЫ КЕМГӘ ЭЛӘГЕР

Автор: Лилия ЛОКМАНОВА Фото: Михаил ЗАХАРОВ 24 октябрь көнне Башкортстан башкаласы Уфада 2017 елның иң-иң татар кызын ачыклаячаклар. Билгеле булганча, конкурс 2011 елда беренче тапкыр Чиләбе өлкәсендә оештырылды. Берничә ел эчендә ул җитди проект дәрәҗәсенә күтәрелде. 2016 елда Чиләбедә бәйге Халыкара дип игълан ителде. Быелдан алып аның финалы Россиянең төрле...

Автор: Лилия ЛОКМАНОВА
Фото: Михаил ЗАХАРОВ
24 октябрь көнне Башкортстан башкаласы Уфада 2017 елның иң-иң татар кызын ачыклаячаклар. Билгеле булганча, конкурс 2011 елда беренче тапкыр Чиләбе өлкәсендә оештырылды. Берничә ел эчендә ул җитди проект дәрәҗәсенә күтәрелде. 2016 елда Чиләбедә бәйге Халыкара дип игълан ителде. Быелдан алып аның финалы Россиянең төрле калаларында уздырылачак.

Анда Россиянең төрле төбәкләреннән һәм Казахстаннан 12 кыз чибәрлекләрен, зирәклекләрен, татар халкының тарихын, гореф-гадәтләре, йолаларын белүләрен күрсәтә алачак.

"Татар кызы" конкурсы беренче тапкыр 2011 елда Чиләбе татар конгрессы тарафыннан оештырыла. Тәүге конкурста ук 300 дән артык кыз катнаша. Алар ярты ел дәвамында бәйгегә әзерләнә, үзара көч сынаша.


Бәйгенең төп максаты - халык мәдәниятен, гореф-гадәтләрен саклау һәм үстерү, яшьләрнең игътибарын тарихи-мәдәни мираска җәлеп итү, катнашучыларның белемнәрен һәм тормыш тәҗрибәсен арттыру. Шулай ук конкурс милләтара мөнәсәбәтләрне, төбәкара элемтәләрне ныгытырга ярдәм итә.

"Яз гүзәле" җиңү яулармы?


Халыкара "Татар кызы" бәйгесендө Татарстанны Гөлназ Гатина тәкъдим итәчәк. "Мин Казан федераль университетында укыйм. Казан Энергоинститутында оештырылган "Яз гүзәле" бәйгесендә икенче урынны яулаган идем. Бу бәйгегә чакыру алгач, шатланып риза булдым. Бәйгегә әти-әнием белән бергәләп әзерләндек", - дигән иде Гөлназ Гатина бәйгедән соң.



Шунысы да игътибарга лаек, Татарстан студентлары арасындагы иң милли бәйгеләрнең берсе булган, соңгы елларда вузара статусын алган "Яз гүзәле" матурлык һәм талант конкурсында Россия Дәүләт Думасы Депутаты Илдар Гыйльметдинов Гөлназга махсус бүләк тапшырган иде.

Гөлназ - Казан (Идел буе) федераль университетының беренче курс студенты, булачак финансчы. Кечкенәдән үк сәхнәдә булган, төрле бәйгеләрдә җиңгән, "Сәләт"кә йөргән, татар теле олимпиадаларында катнашкан кыз. Тумышы белән Чирмешән районының Кармыш авылыннан.

"Татар кызы дигәндә, күз алдыма әбием килеп баса"


Энҗе-мәрҗәннәр белән бизәп эшләнелгән таҗ өчен барлыгы 12 кыз көрәшәчәк. Шуларның берсе Казахстаннан Розалия Исхакова. "Мин милли рухыбызны,татарлыкны,мәдәниятне, гореф гәдәтебезне яратам, hәм мин Татарстан жирендә яшәмәсәм дә, Казахстан дигән илдән булсам да, татарлар,татар гаиләләре бар икәнен дәлиллисем килә. Алар татарлыкны, туган телебезне, гореф-гәдәтебезне саклап шунын барысын да киләчәк буыннарга житкезеп яшиләр. Минем дә шуларның вәкиле икәнемне күрсәтәсем килә", - ди Р.Исхакова.



Казахстан чибәре сүзләренчә, аның моңарчы мондый бәйгеләрдә катнашканы булмаган. Аның каравы, Казанда узган V Халыкара Татар теле hәм әдәбият олимпиадасына катнашып, Казахстан данын яклап, II урынга лаек булган.

"Татар кызы" миңа тарихи жирләрне курергә hәм яна танышулар, кардәш татар кызлары арасында дәрәжәм нинди икәнен курсәтергә ярдәм итә. Үземнең бар белгәнемне күрсәтергә, белмәгәнемне өйрәнергә мөмкинлек бирә", - диде Казахстан вәкиле "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгына.

"Татар кызы дигәндә, - ди Розалия Исхакова, - иң беренче, татар телендә сөйләшә белгән, акыллы, тыйнак, камил, матур, өлкәннәрне хөрмәт итүче, житез, үзе бераз хәйләкәррәк кыз күз алдыма килә. Шулай ук әбиемнең кыяфәте күз алдыма килеп баса. Ул киләчәк буынарга туган жиренә дигән мәхәббәтне, туган телебезне, гореф-гәдәтебезне житкезә белгән".

Конкурста катнашу кыен булмады, ди Розалия. "Оештыручыларга рәхмәтемне әйтәсем килә. Мин горурланам hәм татар кызы булып шул бәйгедә катнашуыма бик шатмын. Әлбәттә җиңүгә ышанычым бар. Финалга узуым - үзе бер җиңү. Казахстан татарлары барысы да мина ышана һәм ярдәм итә" - диде булачак "Татар кызы" катнашучысы.

"Хәзер мин үземне чын мәгънәсендә татар кызы итеп тоям"


Бәйгедә Чиләбе өлкәсен Рузалина Туктарова тәкъдим итәчәк. Рузалинага 19 яшь. Ул булачак юрист. Хәзерге вакытта 2 нче курста белем ала. Кечкенәдән халык биюләре белән шөгыльләнә, шулай ук буш вакытларында рәсем сәнгате белән мавыга.



"Татар кызы" бәйгесенең башка шәһәрләргә күчеп йөрүенә, аның шундый дәрәҗәгә күтәрелүенә мин бик шат кына", - ди Рузалина Туктарова.

Өлкәнең иң чибәр, иң зирәк татар кызы дип табылган Рузалина "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгына хәбәр итүенчә, бу конкурста ул үзенә бик күп нәрсәләр алган. "Бәйге безнең өлкәдә инде күп еллар дәвамында уздырыла. Быел мин дә катнашып карарга һәм үз көчемне сынарга булдым. "Татар кызы"нда катнашуым миңа бик күп белем, татар халкы, милли гореф-гадәтләребез хакында бай мәгълүмат бирде. Шулай ук конкурста катнашу дәверендә мин үземә бик күп якын дуслар, яңа танышлар таптым. Конкурс мине тулысынча үзгәртте. Эчке халәтем дә нык үзгәрде. Хәзер мин үземне чын мәгънәсендә татар кызы итеп тоям", - диде Чиләбе чибәре.

"Татар-кызы" бәйгесендә узган елларда кемнәр җиңгән?


2011 ел - Эльза Галләмова, "Chevrolet Spark" машинасы һәм күчеп йөри торган таҗ белән бүләкләнде.
2012 ел - Зөлфия Шәхвәлиева,"Chevrolet Spark" машинасы һәм күчеп йөри торган таҗ белән бүләкләнде.
2014 ел - Зәлия Әхтәмова, "Daewoo Matiz" машинасы һәм күчеп йөри торган таҗ белән бүләкләнде.
2015 ел - Алинә Аптукова, "Лада" машинасы һәм күчеп йөри торган таҗ белән бүләкләнде.
2016 ел - Эдельвейс Ихсанова, "Лада-Приора" машинасы һәм күчеп йөри торган таҗ.

Быел бәйгедә төп бүләк өчен кемнәр көрәшә?


Быелфиналга 12 чибәр узды. Болар - Əлфия Садыйкова (Əстерхан өлкәсе), Регина Равилова (Башкортстан Республикасы), Сеит-Əблаева Адэль (Крым Республикасы), Гөлназ Сәлташева (Ленинград өлкәсе), Динара Искәндәрова (Оренбург өлкәсе), Назлыгөл Насыйрова (Удмуртия Республикасы), Диана Бакирова (Свердловск өлкәсе), Гөлназ Гатина (Татарстан Республикасы), Алсу Халимдарова (Ульяновск өлкәсе), Рузалина Туктарова (Чиләбе өлкәсе), Розалия Исхакова (Казахстан), Диана Авернина (Мәскәү).
Моннан тыш, Алтай өлкәсе, Марий Эл Республикасы, Түбән Новгород өлкәсе, Санкт-Петербург шәһәре, Пенза өлкәсе, Төмән өлкәсе, Казахстаннан махсус кунаклар булачак.

http://intertat.ru/society/kemn-r-gen-sina-soklanmyy-syluym-dip-syluym-ufada-tatar-kyzy-2017-ne-achyklayachaklar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined