Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйгеләр

Кармыш кызы Гөлназ Гатина - “Татар кызы – 2017“ бәйгесендә җиңүче

Татар-информ сайты фотосы Уфада үткән бу халыкара бәйгедә Гөлназ Гатина Татарстан Республикасы данын яклады, финалда илнең төрле өлкәләреннән һәм Казахстаннан килгән 11 кыз белән ярышты. -Безнең кызыбызга көч биргән һәркемгә зур рәхмәт, - ди Уфадагы бәйгегә үзе дә барган, Гөлназны җиңүгә рухландырган әтисе Шәүкәт Фатыйх улы. -Артык сөенергә дә ярамый,...

Татар-информ сайты фотосы

Уфада үткән бу халыкара бәйгедә Гөлназ Гатина Татарстан Республикасы данын яклады, финалда илнең төрле өлкәләреннән һәм Казахстаннан килгән 11 кыз белән ярышты.

-Безнең кызыбызга көч биргән һәркемгә зур рәхмәт, - ди Уфадагы бәйгегә үзе дә барган, Гөлназны җиңүгә рухландырган әтисе Шәүкәт Фатыйх улы. -Артык сөенергә дә ярамый, әмма аның бу казанышыннан безгә дә рәхәт.

Апасының чыгышын мәктәптә 10 класста укучы сеңелесе Лилия дә ярыш залында күзәтеп торган.

"Татар кызы" бәйгесе 2011 елдан бирле үткәрелә.

Якташыбыз - Казан (Идел буе) федераль идарә, икътисад һәм финанс университетының икенче курс студентының бу җиңүенә барыбыз да шат. Молодец, Гөлназ! Нәкъ аның әлеге казанышы "Татар кызы - 2018" бәйгесен Татарстанга Казанда уздырырга хокук бирде.

Гөлназ Гатинаның әтисе Шәүкәт Фатыйх улы район финанс-бюджет палатасын җитәкли, әнисе Гөлия Гайсә кызы мәктәптә эшли, укытучы. Кармышта яшиләр.

Гөлназыбызга җиңүче таҗы тапшырылган, җиңел автомашина бүләк ителгән. Ул бәйгенең "Иң нурлы кыз" номинациясендә дә җиңүче.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined бәйгесендә җиңүче Кармыш кызы Татар кызы – 2017 Гөлназ Гатина