Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйгеләр

Искекадилылар чиратта вакыт әрәм итмиләр

Мәктәпләр, укучылар катнашындагы "IT-чемпион" республика бәйгесендә Иске Кади мәктәбе 1368 конкурсант - белем йортлары арасында 11нче урында. -Мәктәбебезнең барлык укучылары диярлек әлеге конкурста көч сынаша, - ди Иске Кади мәктәбе укытучысы Галия Моксинова. - Бәйге шартлары таләп иткәнчә, алар әти-әниләрен, таныш-белешләрен коммуналь хезмәтләр өчен электрон юл белән шәхси кабинет аша...

Мәктәпләр, укучылар катнашындагы "IT-чемпион" республика бәйгесендә Иске Кади мәктәбе 1368 конкурсант - белем йортлары арасында 11нче урында.

-Мәктәбебезнең барлык укучылары диярлек әлеге конкурста көч сынаша, - ди Иске Кади мәктәбе укытучысы Галия Моксинова. - Бәйге шартлары таләп иткәнчә, алар әти-әниләрен, таныш-белешләрен коммуналь хезмәтләр өчен электрон юл белән шәхси кабинет аша түләргә өйрәтә. Чыннан да ансат, җайлы ысул бит: чиратта торып вакыт әрәм итәсе түгел.
Өйләрендә компьютерлары булмаган укучылар дәүләт хезмәтләре порталы аша түләүләрне мәктәптәге информатика кабинетындагы компьютерлар ярдәмендә дә башкара ала икән.
Республиканың әлеге бәйгесендә район мәктәпләре арасында Әккәрәй, Ивашкино, Кармыш, Лашман мәктәпләре - лидерлар. Оештыручылар бәйгедә җиңү яулаган укучыларны һәм мәктәпләрне ай ахырында Казанда бүләкләмәкче.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined конкурсы компьютеры республика гармунчылар зона конкурсы булды информатика 11 класс

2
X