Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйгеләр

Игътибар: бездә яңа фотобәйге - “Яңа ел – тылсымлы бәйрәм”

"Безнең Чирмешән" район газетасы редакциясе "Яңа ел - тылсымлы бәйрәм" дигән яңа фотобәйге игълан итә. Ул 11 декабрьдән 20 гыйнварга кадәр узачак. Бәйгегә 2018 елның 25 гыйнварында йомгак ясалачак. Сездән Яңа елга багышланган (Кыш бабай, Кар кызы, кар сыннары, территорияләрнең бизәлеше, Яңа елны каршы алу, гореф - гадәтләр һәм башкалар)...

"Безнең Чирмешән" район газетасы редакциясе "Яңа ел - тылсымлы бәйрәм" дигән яңа фотобәйге игълан итә.

Ул 11 декабрьдән 20 гыйнварга кадәр узачак. Бәйгегә 2018 елның 25 гыйнварында йомгак ясалачак.

Сездән Яңа елга багышланган (Кыш бабай, Кар кызы, кар сыннары, территорияләрнең бизәлеше, Яңа елны каршы алу, гореф - гадәтләр һәм башкалар) фоторәсемнәр көтеп калабыз. Бер кешедән бер сыйфатлы фото кабул ителә.

Безнең конкурста Чирмешән районында яшәүче теләсә кем катнаша ала, яшь буенча да чикләү юк.

Фоторәсемнәрне редакциянең электрон адресына verstka07@list.ru җибәрергә яисә редакциягә (Чирмешән, Беренче май урамы, 27нче йорт) китерергә мөмкин.

Тавыш бирү формасы һәм нәтиҗәләр игълан итү вакыты турында соңрак хәбәр итәрбез.

Бәйге турында барлык мәгълүмат "Безнең Чирмешән" газетасы сайтында һәм "ВКонтакте" челтәрендә газетаның шәхси битендә булачак.

Җиңүчеләр тавыш бирү нәтиҗәсендә ачыкланачак.

Кадыйр Гомәров фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Яңа ел тылсымлы бәйрәм фотобәйге бездә яңа игътибар