Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйгеләр

Чирмешәнлеләр сынатмады: яхшы каршы алдылар, яхшы чыгыш ясадылар

Чирмешәндә узган "Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын - кыз карашы" республика бәйгесенең зона турында безнең район данын яклаучы райондашларыбыз биш номинациядә җиңү яуладылар. Район мәдәният йортында тәүге тапкыр булган әлеге мәртәбәле чарада безнекеләрдән тыш, Аксубай, Алексеевск, Әлки, Чистай, Яңа Чишмә, Нурлат һәм Спас районнары конкурсантлары, барлыгы 35 кеше, үз номинацияләрендә...

Чирмешәндә узган "Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын - кыз карашы" республика бәйгесенең зона турында безнең район данын яклаучы райондашларыбыз биш номинациядә җиңү яуладылар.


Район мәдәният йортында тәүге тапкыр булган әлеге мәртәбәле чарада безнекеләрдән тыш, Аксубай, Алексеевск, Әлки, Чистай, Яңа Чишмә, Нурлат һәм Спас районнары конкурсантлары, барлыгы 35 кеше, үз номинацияләрендә көч сынашты.

Бәйгене "Хатын-кыз-ана" номинациясендә катнашучылар башлап җибәрде. Әккәрәй авылында яшәүче, гомере буе колхозда эшләп лаеклы ялга чыккан Раиса Квакова ун бала: биш кыз һәм биш малай тәрбияләп үстергән. Алар арасында төрле һөнәр ияләре бар, төрле шәһәрләрдә, төбәкләрдә яшәсәләр дә, бүгенге чарага Раиса Кузьминичнаның балалары, килен-кияүләре, оныклары, оныкчыклары зур гаилә булып килгәннәр, хәтта сәхнәгә дә чак кына сыештылар. Кыска гына вакытта дус, тату гаиләнең бер көнен күрсәтеп, тамашачыларның күңелләрен яуладылар. Әлеге номинациядә катнашкан барлык хатын-кызлар да "Жиңүче" дипломына лаек булдылар.

"Хатын-кыз - мәдәният һәм рухият" номинациясендә сигез кеше ярышты. Барысы да диярлек мәдәният хезмәткәрләре. Әлеге номинациядә чыгыш ясаган һәм җиңүче буларак бүләкләнгән безнең якташыбыз, Чирмешәндә яшәүче Галия Сафиуллина инде республикада да танылган шагыйрә дип була. Аның сүзләренә язылган җырларны танылган җырчылар башкара.

"Өченче яшь герое"н, Шешминка авылыннан Екатерина Зубованы тамашачылар тын да алмыйча тыңладылар. Күпләрнең күзләренә яшьләр килде. Екатерина Семеновна гомере буе балалар укыткан. Пенсиягә чыккач, ул бөтен көчен һәм вакытын авылдагы чиркәүне торгызуга багышлый. Аның тырышлыгы белән бүген 300 еллык дин йортында байтак эшләр башкарылган. Жюри бертавыштан аңа җиңүче исеме бирде.

"Хатын-кыз - ел үрнәге" номинациясе конкурсанты, Әмирдә яшәүче Мәдинә Талипованың чыгышы да тамашачыларны битараф калдырмагандыр. Район инвалидлар җәмгыяте җитәкчесе Мәдинә Шәфигулла кызының җитешмәгән урыны юк, әлегә кадәр инвалид якташларыбызның мондый яклаучысы булмагандыр

-Әлеге бәйгенең Чирмешәндә булуы турында ишеткәч, мин бик сөендем, -ди әлеге номинациядә Мәдинә Талипова белән җиңүче титулын бүлешкән кунак-Аксубайдан Лилия Солтан кызы Сәхабетдинова. - Өйдә стеналарда ярдәм итә диләр бит, читтә яшәсәм дә, мин бит Чирмешән кызы. Залда дусларым, әтием булуы миңа көч өстәде.

Әмир егетләре, Сургутта яшәүче эшкуарлар - Фазыйл һәм Миндар Әгъләмовлар "Изге йөрәкле ир-егетләр" номинациясендә җиңүчеләр булды. Әмир кызлары авылдашлары турында "кич утырып" сөйләделәр. Фазыйл Әгъзам улы үзе дә аларга кушылды, бәйгегә килүчеләрне сәламләде.

"Һөнәрем - язмышым" (Моя судьба - моя профессия) бәйгесендә Туймәттән Рәзилә Фәссахова да Диплом һәм истәлек бүләге белән бүләкләнде.

-Иң әүвәл әлеге бәйгене оештырган чирмешәнлеләргә рәхмәтемне җиткерәсем килә. Конкурс бик оешкан төстә үзды, - диде җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы алдыннан жюри рәисе, республиканың профсоюзлар федерациясе пресс-үзәге җитәкчесе Ирина Пузакова. - Әлеге зонада бик көчле конкурсантлар чыгыш ясады. Җиңүчеләрне сайлап алу бик авыр булды, һәммәсе дә бу дәрәҗәгә лаек.

Күбрәк фото:

Чирмешәндә "Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы" республика бәйгесенең зона туры узды (ФОТОРЕПОРТАЖ -1нче өлеше)

Чирмешәндә "Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы" республика бәйгесенең зона туры узды (ФОТОРЕПОРТАЖ -2нче өлеше)

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Конкурслар яхшы чыгыш ясадылар яхшы каршы алдылар Чирмешәнлеләр сынатмады

2
X