Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйгеләр

Чирмешәндә укучыларның көндәлекләрен тикшерделәр

"Укучының мәдәни көндәлеге" дип аталган республика проектында җиңү өчен районның кайбер балаларына хәтта су асты көймәләренә төшәргә, акулалар белән йөзгә-йөз диярлек очрашырга туры килгән.

Инде шушы зур бәйгенең җиңүчеләрен тиздән Казанда бүләкләячәкләр.
Проектның асылы шунда: башлангыч сыйныф укучылары бер ел дәвамында китапханәләрдә, музей, театрларда ешрак булып, бу сәфәрләре хакында көндәлекләрендә теркәп барырга тиеш иделәр. Безнең балалар "мәдәни командировкалары"ннан, шунда-шунда булдык дип, пичәтләр дә суктырып кайтканннар, билетларын көндәлекләренә җыйганнар. Район китапханәләре үзләренә килгән укучыларга, көндәлекләренә ябыштырыр өчен, стикер (тамгалар) бирү ысулын кулланганнар.
-Көндәлектәге төрле иҗади биремнәрне үтәп, укучы әти-әниләре, укытучылары, сыйныфташлары белән никадәр күбрәк мәдәни чарада катнаша,тарихи-истәлекле урыннарда йөри, көндәлеген пөхтә иттереп тутырып бара - шул җиңүче булып таныла. Бәйгедә катнашучылар алдан махсус сайтта теркәлде. Бу да - бәйге шарты иде, - ди районда бу эшне оештыручыларның берсе, район үзәк китапханәләр челтәрләре директорының балалар белән эшләү буенча урынбасары Гөлгенә Харисова.
Узган елның октябрендә районда старт алган 825 балага мәдәни көндәлек тапшырылган. Конкурста 25 мәктәптән башлангычлар көч сынашты.
Жюри безнең районда әүвәл иң яхшы 30 көндәлекне билгеләгән. Аннан соң шулар арасыннан җиңүчеләрне сайладылар. Менә алар: беренче сыйныфлар арасында - 2 нче Чирмешән мәктәбеннән Раилә Мортазина (Санкт - Петербург шәһәрендәге океанариумда апасы белән акулалар, зур скатлар күрүче, музейдагы су асты көймәсенә төшкән кыз), икенчеләрдән - лицей укучысы Марат Ногманов: 59 тапкыр мәдәни учреждениеләрдә булган, өченче сыйныфлардан - 1 нче Чирмешән мәктәбеннән Айназ Миначева. Аның әтисе Илнар Миначев "Иң мәдәниятле әти" дип танылган. Дүртенчеләр арасында җиңүче - шулай ук лицейдан Азалия Мусина. Алар 26 майда Казанга "Әкият" театрына бүләкләү тантанасына чакырулы. Җиңүчеләр анда Габдулла Тукайның "Кәҗә белән сарык" әкиятен карап кайтачак.
Бәйгедә иң актив катнашкан 30 бала өчен дә районда тәм-томлы, бүләкле чара үткәрделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы республика проекты мәдәни көндәлек

2
X