Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйгеләр

Чирмешәндә “Мин татарча сөйләшәм!“ бәйгесе уздырыла

"Мин татарча сөйләшәм!" район бәйгесе быел да була. Яңалыгы шул: монысы ике төркемдә узачак. Башка елларда бу бәйгедә чуваш, рус, мордва, әрмән, әзербайҗан, таҗик балалары - мәктәп укучылары гына көч сынашса, быел татар балалары да аерым группада бүләк өчен көрәшә алачак. Бәйгегә старт бирелде инде. Мәктәпләрдәге турда җиңүчеләр, иң көчлеләр...

"Мин татарча сөйләшәм!" район бәйгесе быел да була. Яңалыгы шул: монысы ике төркемдә узачак.

Башка елларда бу бәйгедә чуваш, рус, мордва, әрмән, әзербайҗан, таҗик балалары - мәктәп укучылары гына көч сынашса, быел татар балалары да аерым группада бүләк өчен көрәшә алачак.
Бәйгегә старт бирелде инде. Мәктәпләрдәге турда җиңүчеләр, иң көчлеләр март азакларында район этабына чакырыла.
Җиңүчеләрне бүләкләү өчен матди ярдәм күрсәтүне быел да Фазыл һәм Миндар Әгъләмовлар үз өсләренә алдылар. Бәйгене район газетасы редакциясе, Бөтендөнья татар конгрессының район бүлеге, мәгариф бүлеге, мәгълүмати - методик үзәк оештыра.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы Конкурслар