Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйгеләр

Чирмешәндә алдынгы укучыларны бүләкләделәр

Чирмешәндә республика, район күләмендәге фән олимпиадаларында җиңүләр яулаган, яхшы күрсәткечләргә ирешкән һәм үзешчән сәнгатьтә иң оста 120ләп мәктәп укучысын бәйрәмгә дәшеп бүләкләделәр. Яраланган кешенең канын туктатыр өчен нишләргә, клиник үлемгә дучар булучыларның йөрәген ничек эшләтеп җибәрергә? Сорасаң, Чирмешән кадетлар мәктәп-интернатының 11 сыйныф укучысы Минсабир Мәссаров моны хәзер сөйләп бирә. Ул...

Чирмешәндә республика, район күләмендәге фән олимпиадаларында җиңүләр яулаган, яхшы күрсәткечләргә ирешкән һәм үзешчән сәнгатьтә иң оста 120ләп мәктәп укучысын бәйрәмгә дәшеп бүләкләделәр.

Яраланган кешенең канын туктатыр өчен нишләргә, клиник үлемгә дучар булучыларның йөрәген ничек эшләтеп җибәрергә? Сорасаң, Чирмешән кадетлар мәктәп-интернатының 11 сыйныф укучысы Минсабир Мәссаров моны хәзер сөйләп бирә. Ул хәрби коралларны яхшы танып аера икән. Тормыш куркынычсызлыгы буенча Бөтенроссия олимпиадасының төбәк этабында ук призер булган егет шундый белемнәргә дә ия. Быел Казанда узган бәйгедә Минсабирларның әүвәл теоретик белемнәрен тикшергәннәр. Аннан практика: каршылыклар полосасында физик әзерлекне сынау, боевкалар (янгын сүндерүчеләренең һөнәри киеме) киеп, огнетушитель белән ут сүндерү, ату коралларын белү, граната ыргыту. Олимпиадачылар химик саклану костюмнарын (ОЗК) вакытка кигәннәр. Бәйгедә Минсабир 200гә якын көндәше арасыннан беренче унлыкта, теория буенча бишенче урынга чыккан.
-Олимпиадаларда 7 сыйныфтан бирле катнашам. Уңышларымда әтием - укытучым Хәким Мәссаровның да өлеше зур, - ди олимпиада призеры.
Минсабир кебек башка фәннәрдән дә шулай сыналган, белемле булуларын күрсәткән укучыларны чакырганнар район мәдәният йортында узган чарага. Бераз акчалата бүләкләргә сертификатлар да бирделәр үзләренә.
Кадетлар мәктәп-интернатында белем алучы Роман Миронов та тормыш куркынычсызлыгы нигезләре фәне буенча Бөтенроссия олимпиадасының төбәк этабы призеры. Чирмешән лицееннан Ольга Палаткина мондый уңышка рус әдәбиятыннан ирешкән. Яңа Элмәле мәктәбеннән Юлия Скворцова чуваш теле буенча республика олимпиадасы җиңүчесе, төбәкара бәйге призеры.
-Республика олимпиадасы Казанда үтсә, төбәкарара олимпиадага Чабаксарга бардым. Анда урамнарда чуваш телендә язылган язулар шактый, урамда чуваш телендә сөйләшүне еш ишетәсең. Кызганыч, хәзер туган телләрен белмәүче яшьләр күп, бигрәк тә шәһәрләрдә. Шәхсән үземә ана телем бик якын, кадерле. Укытучым Марина Захаровага зур рәхмәтлемен, - диде Юлия Скворцова сәхнәдән төшкәч.
Районның барлык яхшы укучыларын район җитәкчелеге исеменнән муниципаль район башлыгы угрынбасары Миләүшә Батыршина тәбрикләде.
Бу көнне яшь артистларыбызны - матур җырлаучы, биюче, нәфис сүз осталарын да сәхнәгә дәшеп котладылар. Быел алар да чыгыш ясаган районның үзешчән сәнгать фестивале Габдулла Тукайның 130 еллыгына багышланган иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы олимпиада җиңүчеләре мәктәп укучылары