Бәйгеләр

Чирмешән укытучысы республика бәйгесендә катнашты

1нче Чирмешән мәктәбенең татар теле укытучысы Мөслимә Гайнетдинова "Ел хатын - кызы. Ел ир - егете. Хатын - кыз күзлегеннән" республика бәйгесенең зона этабында катнашты. Алексеевскийда узган әлеге чарада 40ка якын кеше үз осталыкларын күрсәткән. Мөслимә Галимҗан кызы "Хатын - кыз - мәдәният һәм рухият" номинациясендә көч сынашкан. Аңа укучылары,...

1нче Чирмешән мәктәбенең татар теле укытучысы Мөслимә Гайнетдинова "Ел хатын - кызы. Ел ир - егете. Хатын - кыз күзлегеннән" республика бәйгесенең зона этабында катнашты.

Алексеевскийда узган әлеге чарада 40ка якын кеше үз осталыкларын күрсәткән. Мөслимә Галимҗан кызы "Хатын - кыз - мәдәният һәм рухият" номинациясендә көч сынашкан. Аңа укучылары, 5нче класс балалары һәм кызы Миләүшә дә ярдәм иткәннәр.
-Чыгыш ясарга 7 минут вакыт бирелде, - ди якташыбыз. - Мин үзем иҗат иткән шигырь укыдым, бер композиция күрсәттек, аннары балалар чыгыш ясады. Җиңүчеләр рәтенә эләкмәсәк тә, үзебезне сынап карадык.

Автор фотосы.


Черемшан конкурсы республика конкурсы

Нет комментариев