Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйгеләр

Чирмешән районының иң яхшы тәрбиячесе "Каенкай"да эшли

"Каенкай" балалар бакчасы (Чирмешән) тәрбиячесе Татьяна Галәүтдинова "Ел тәрбиячесе" район бәйгесенең җиңүчесе дип танылды. "Ландыш" балалар бакчасы тәрбиячесе Ләйсән Яруллина - икенче, "Ромашка"дан Татьяна Вәлиева өченче урын ияләре. Җиңүчеләргә Грамоталар һәм акчага сертификат тапшырдылар. Татьяна Валерьевна һәм Ләйсән Рөстәмовна бәйгенең Нурлатта узачак зона этабында да катнашачаклар. Татьяна Галәүтдинова Яр Чаллы...

"Каенкай" балалар бакчасы (Чирмешән) тәрбиячесе Татьяна Галәүтдинова "Ел тәрбиячесе" район бәйгесенең җиңүчесе дип танылды.

"Ландыш" балалар бакчасы тәрбиячесе Ләйсән Яруллина - икенче, "Ромашка"дан Татьяна Вәлиева өченче урын ияләре.
Җиңүчеләргә Грамоталар һәм акчага сертификат тапшырдылар. Татьяна Валерьевна һәм Ләйсән Рөстәмовна бәйгенең Нурлатта узачак зона этабында да катнашачаклар.
Татьяна Галәүтдинова Яр Чаллы педагогика институтын тәмамлаган. "Каенкай" бакчасында сигез ел эшли.
-Минем урта төркемдә 25 бала һәм аларның һәммәсен бик яратам, - ди конкурс җиңүчесе. - Гомумән, эшемне яратып башкарам. Коллективыбыз да бик яхшы. Бәйгегә әзерләнгәндә дә хезмәттәшләрем нык ярдәм итте. Бу җиңүдә аларның да өлеше бар дип саныйм. Мин аларга рәхмәтле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы Каенкай иң яхшы тәрбияче