Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйгеләр

Чирмешән механизаторы сабанчылар ярышында

Югары Кәминкә авылындагы "Илхан" җәмгыятенең 23 яшьлек тракторчысы Рәдиф Минегулов Лениногорск районында узучы бәйгедә яхшы нәтиҗәләр күрсәтә. -Кичә механизаторлар үзләренә бүлеп биргән участокларны МТЗ-1221 тракторы белән сукалап күрсәттеләр. Аларның тракторда йөрү осталыгы да тикшерелде. Рәдиф әлегә яхшы "бара", чирек финалга узды. Көчлеләр ярышны дәвам итә әле. Нәтиҗәләр бүген билгеле булачак,...

Югары Кәминкә авылындагы "Илхан" җәмгыятенең 23 яшьлек тракторчысы Рәдиф Минегулов Лениногорск районында узучы бәйгедә яхшы нәтиҗәләр күрсәтә.

-Кичә механизаторлар үзләренә бүлеп биргән участокларны МТЗ-1221 тракторы белән сукалап күрсәттеләр. Аларның тракторда йөрү осталыгы да тикшерелде. Рәдиф әлегә яхшы "бара", чирек финалга узды. Көчлеләр ярышны дәвам итә әле. Нәтиҗәләр бүген билгеле булачак, - дип хәбәр итте бәйгедән район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе консультанты Ленар Җиһангиров.
Сабанчыларның республика ярышы "Лениногорская" агрофирмасы базасында ике көн - 21-22 сентябрьдә бара. Җиңүчеләргә кыйммәтле бүләкләр тапшырылачак. Иң оста сөрүче 2017 елда Россия сабанчылар ярышында катнашырга тиеш була. Кем белә, анда республика данын бәлки безнең Рәдиф яклар. Уңышлар телибез аңа! Күрсәт бар осталыгыңны, якташ!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы Илхан сабанчылар механизаторлар

2
X