Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйгеләр

Чирмешән китапханәсе – дуслар йорты

Районның үзәк китапханәсе "Халык социаль проекты" бәйгесе җиңүчеләре арасында. Әлеге бәйгедә җиңүчеләрне Казанда тәбрикләделәр. Анда үзәк китапханәнең хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Маргарита Игнатьева да катнашты. Ул бәйгедә "Китапханә - "Дуслар йорты" яшьләр социаль үзәге" исемле проект тәкъдим иткән иде. Проектның төп максаты - китапханә эшчәнлегендә кулланылучы чаралар һәм ысуллар нигезендә...

Районның үзәк китапханәсе "Халык социаль проекты" бәйгесе җиңүчеләре арасында.


Әлеге бәйгедә җиңүчеләрне Казанда тәбрикләделәр. Анда үзәк китапханәнең хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Маргарита Игнатьева да катнашты. Ул бәйгедә "Китапханә - "Дуслар йорты" яшьләр социаль үзәге" исемле проект тәкъдим иткән иде.

Проектның төп максаты - китапханә эшчәнлегендә кулланылучы чаралар һәм ысуллар нигезендә социаль ятимнәрнең, авыр хәлдә калган гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларның, тәртипсез яшүсмерләрнең ялын нәтиҗәле оештыру, - ди Маргарита Владимировна. -Әлеге проект кысаларында бик күп мавыктыргыч чаралар үткәрүне планлаштырдык. Әмма аларны тиешле дәрәҗәдә оештыру өчен безгә техник чаралар җитешми иде. Бәйгедә откан 90 мең сум акчаны шул максатларга тотачакбыз, интерактив такта, электрон китаплар, компьютер алалчакбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined