Бәйгеләр

Чирмешән чемпионнары ноутбук алып кайтты

Казанда "IT - Чемпион" республика бәйгесенең җиңүчеләрен бүләкләделәр. Тантаналы чарага республика районнарыннан 153 укучыны дәшкәннәр. Әлеге призлы урын ияләре олыларны интернеттагы "Шәхси кабинет" аша электрон түләүләр башкарырга өйрәткән. Безнең районда "IT - Чемпион" конкурсының "Иң актив мәктәп укучысы" номинациясендә иң күп баллны Иске Кади мәктәбеннән Ләйсән Әхмәдуллина җыйган. Икенче урында...

Казанда "IT - Чемпион" республика бәйгесенең җиңүчеләрен бүләкләделәр.

Тантаналы чарага республика районнарыннан 153 укучыны дәшкәннәр. Әлеге призлы урын ияләре олыларны интернеттагы "Шәхси кабинет" аша электрон түләүләр башкарырга өйрәткән.
Безнең районда "IT - Чемпион" конкурсының "Иң актив мәктәп укучысы" номинациясендә иң күп баллны Иске Кади мәктәбеннән Ләйсән Әхмәдуллина җыйган. Икенче урында - шул мәктәптән Илназ Камалов. Өченче призлы урынга чыккан Ивашкино мәктәбе укучысы Петр Андреевны да башкалада ноутбук белән бүләкләделәр.

Черемшан

Нет комментариев