Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бу кызыклы

Ни өчен кыш айларында туганнар озаграк яши?

Белгечләр раславынча, кышын туган кешеләр сирәгрәк чирли һәм уртача бер елга озаграк яши.

Бөтен дөнья табиблары һава торышының кеше сәламәтлегенә турыдан-туры йогынты ясавына электән үк игътибар иткән.

Салкын һава авыртуны җиңәргә ярдәм итә икән. Түбән температурада нервларның сизгерлеге кими. Мигрень җәфалаганда, мәсәлән, салкында йөрү дә җитә, ярты сәгатьтән соң авырту шактый кимиячәк.

Кышкы салкын һава иммунитет белән тыгыз бәйләнгән. Әйтик, суыкта физик активлык вакытында кешеләр организмында саклагыч күзәнәкләр активлаша. Лейкоцитлар инфекцияләр белән активрак көрәшә башлый. Моның белән бер үк вакытта организмның иммун системасын саклап калуга ярдәм итә торган интерферон эшләнеп чыга.

Билгеле булуынча, көчле салкыннар — стресс һәм депрессив халәтләрдән дә бик яхшы "дару". Кар сырган агачлар һәм ап-ак көртләр кешедә соклану уята, күтәренке күңел һәм яхшы кәеф бирә. Шул вакытта организмда серотонин дип аталучы “бәхет гормоны” арта. Ә ул, үз чиратында, стресска каршы тора.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев