Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бу кызыклы

Нервыгыз какшаса... алсу төскә игътибар итегез!

Кайбер төсләрнең гаҗәеп көчкә ия булуын белә идегезме?

Англиянең “Норвич Сити” футбол клубы директоры бер интервьюсында үзләренә кунакка килгән командалар уенчыларының чишенү-киенү бүлмәсенең алсу төсләргә буялган булуы хакында белдергән иде.

Футболчыларның барысының да ир-егетләр булуын исәпкә алсаң, бу хәл гаҗәп бит! Баксаң, ул махсус шулай эшләнгән икән: көндәшләрендә тестостерон дәрәҗәсен киметеп, көрәшү һәм җиңү теләген бетерер өчен.

Алсу төснең тынычландыручы көчкә ия булуына күпләр ышана. 2013 елда тоткыннарның агрессиясен киметү өчен төрмә диварларын бу төскә буйый башладылар. Ә Американың Гровтаун шәһәрендә төрмәдә утырчылар 2015 елдан алсу униформа кия.

Алсу төснең җиңелчә транквилизатор булуы хакында 1979 елда ук биохимик Александр Шаусс белдергән. Тикшеренүләр нәтиҗәсе буенча, алсу төснең агрессияне бетерә торган көче 10-15 минуттан башлана. Шуңа күрә күңелендә борчулары күп булганнарга бераз вакытка алсу төсле бүлмәгә кереп утыру киңәш ителә.

Чыганак

Фото: https://pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев