Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бу кызыклы

Мордва Афонькәсендә яшәүче хуҗабикә кыяр тозлау рецепты белән уртаклашты

Мордва Афонькәсе авылында яшәүче Наталья Семкичева тозлаган, кайнаткан яшелчәләрнең, җиләк-җимешнең хәтта банка исәбе дә төгәл генә әйтә алмады. Инде кыярның да, яңа уңышның байтак өлеше караңгы салкын базда урын алган.

Кыяр тозлау рецепты белән ул газета укучыларыбыз белән дә уртаклашты.

Кыярларны юып, башларын кисеп алабыз һәм салкын суда тотабыз. Ул арада банкаларны һәм капкачларны стерильләштерәбез.

Кыярларны банкаларга тутырабыз.

Бер өч литрлы банкага: 2 аш кашыгы тоз, 4 аш кашыгы шикәр комы, 1 зонтик укроп, петрушка, 2-3 канәфер, 2-3 түгәрәк борыч, дәфнә (лавр), карлыган яфрагы, 2-3 тырнак сарымсак кирәк була. 

Суны 2 тапкыр кайнатып салырга, стерильләштерелгән банкаларга тутырып, аш серкәсе өстәп, капларга.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев