Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бу кызыклы

Колбасада ит бармы?

Өстәвенә ул чир чыганагы булырга мөмкин.

Колбаса белән чамадан тыш мавыгу сәламәтлек өчен куркыныч, дип белдерде гастроэнтеролог Инна Мазько.

Ул әлеге продукт составында соя, крахмал, желатин, азык өстәмәләре, тәм көчәйткечеләр, буягычлар һәм нитритлар булуын ассызыклады.

"Колбасадагы ит, күп дигәндә, 40 процент чамасы гына. Өстәвенә, еш кына бу түбән сыйфатлы ит, эчәк-карыннар, вакланган кимерчәк һ.б.", - ди Мазько.

Табиб билгеләп үткәнчә, колбасаның төсен яхшырту өчен буяулар, нитритлар кулланалар. Әгәр аларны даими куллансаң, яман шеш авыруларына тару куркынычы барлыкка килә. Фосфатлар кальций үзләштерүне боза, бу, үз чиратында, остеопороз яки рахит барлыкка килүгә сәбәп булырга мөмкин.

Әмма, Мазько сүзләренчә, җитештергәндә табигый ингредиентлар кулланыла торган колбасалар да бар. Мәсәлән, кан казылыгында тимер бик күп, андый продукт анемиягә каршы көрәшергә ярдәм итә. Бары тик кош һәм сыер итеннән генә ясалган колбасаларда майлар аз була, ә алар - бик яхшы аксым чыганагы.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев