Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бу кызыклы

Җир җиләге хакында кызыклы 8 факт

Сезнең ничек җиләк яратканыгызны беләбез. Шуңа күрә җиләк турында берничә кызыклы факт әзерләдек. Җиләк җыйганда дусларыгызга, танышларыгызга да сөйләрсез!

Җир җиләге – орлыкларын эчендә саклый торган бердәнбер җиләк. 

Бер җиләктә якынча 200 орлык бар. Дөньядагы иң эре җиләк 250 грамм авырлыкта булган.

Диаметры 30 сантиметрга җиткән. Иң күп бакча җиләге АКШта үстерелә. Калифорния штатында гына ел саен миллиард тоннадан артык уңыш җыеп алалар.

Халык медицинасында җиләкне баш авыртканда ашарга кушалар, чөнки аның составында аспириндагы матдәләр бар.

Баллы булуына карамастан, җиләктә шикәр лимонга караганда азрак. 

Җиләкне даими ашау тешләрне агартырга ярдәм итә. 18 гасырда ананас белән җиләктән гибрид ак җиләк ясала, ләкин әлеге сорт безнең көннәргә кадәр сакланмый. 


Мәгълүмат алынды:

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев