Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бу кызыклы

Дүрт әйберне кешегә бирмәгез дә, алмагыз да!

Кулдан кулга бирелгән кайбер әйберләр күңелсезлекләр китерә икән. Нәрсәләр алар?

Беренчедән, әлбәттә, акча. Аеруча бик яхшы мөнәсәбәтләрдә булмаган кеше кулыннан акча алудан сак булыгыз. Кулдан кулга бирелгән акча аша негатив күчәргә мөмкин. Акчаны алмый калдырасы килми, әлбәттә. Моның өчен кешедән акчаны каядыр куюын сорарга була. Мәсәлән, өстәлгә. Аннан соң гына алырга.

Балдак-йөзекләр белән дә сак булыгыз. Кемдер сезгә үзенең йөзеген киеп карарга тәкъдим итә икән, риза булмагыз. Бизәнгечләр аша кешенең проблемалары сезгә күчәргә мөмкин, ди им-томчылар.

Кемдер кулыннан кисә торган предмет алган кеше үзенең сөйгәне белән мөнәсәбәтләрен “кисеп” куя икән, имеш. Шуңа кеше кулыннан пычак, кайчы кебек әйберләр алмаска тырышыгыз.

Суган — күз яшьләре билгесе. Кемнеңдер кулыннан суган алу аның күз яшьләрен, күңелсезлекләрен үзеңә алу белән чагыштырыла...

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев