Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Зәм-зәм суы – иң зур бүләк

Чирмешәнннән Габбас абый Юнысовның берничә ел күңелендә йөрткән хыялы тормышка ашкан - ул хаҗ сәфәрендә булып кайткан. Чын-чынлап ниятенә керешсәң, Ходай булыша ул, акчасы да җыела, йөреп кайтырлык исәнлек, көч-кодрәт тә бирә, - ди Габбас хаҗи. - Тик беренче баруда гына барысын да күреп, барлык гамәлләрне дә төгәл үтәп бетереп...

Чирмешәнннән Габбас абый Юнысовның берничә ел күңелендә йөрткән хыялы тормышка ашкан - ул хаҗ сәфәрендә булып кайткан.

Чын-чынлап ниятенә керешсәң, Ходай булыша ул, акчасы да җыела, йөреп кайтырлык исәнлек, көч-кодрәт тә бирә, - ди Габбас хаҗи. - Тик беренче баруда гына барысын да күреп, барлык гамәлләрне дә төгәл үтәп бетереп булмый кебек. Шуңа, бәлки, күңелгә тагын барып булыр әле дигән уй кереп "оялады".
Хаҗ сәфәренә, юлы белән бергә, 29 көн вакыт киткән. Хаҗилар, Дубайда күчеп утырып, Казаннан Җиддәгә кадәр самолетта очканнар, ә Мәккәгә кадәр автобуста барып җиткәннәр.
Габбас абыйларның төркемен Чистай шәһәреннән Алмаз хәзрәт җитәкләгән, ул барын да аңлатып торган. Төркемдәге 22 кешенең алтысы безнең районнан.
Сәфәрдә иң гаҗәпләндергәне - кешеләрнең күплеге. Мәчеткә халык су агымы кебек агыла икән.
Без Әл-Хәрам мәчетенә намазга йөрдек. Мәчеткә сыймаган кешеләр аның ак мәрмәр җәелгән йортына булса да кереп калырга тырышалар,- ди Габбас абый. - Бу мәчеттә укыган бер намазга 100 мең намаз сәвабы языла ди.
Мәккәдә һава температурасы көзен дә 39-40 градуска кадәр җитә, ә кич бераз җиләсләтә. Бөтен биналарда кондиционерлар эшләп тора. Ерактан килүчеләрдән суык тидерүчеләр дә булган. Хезмәт күрсәтүче персоналның күбесе кара тәнле ир-егетләр икән.
Хаҗ кылучылар арасында яшьләр күп, хәтта кечкенә балалары белән парлап килүчеләр дә бар ди. Кунакханәләрдә хезмәт күрсәтү бик яхшы оештырылган.
Мәккәгә берничә ел элек килүчеләр, элеккеге еллар белән чагыштырып, соңгы вакытта шартларның нык яхшыруын әйттеләр, - ди Г. Юнысов. - Хаҗ гамәлләре кылу да бер тәртипкә салынган, этеш-төртеш юк. Керү һәм чыгу юллары аерым.
Якташыбызның тәисерләре бик көчле. Ул фарыз гамәлне үтәп, пәйгамбәребез йөргән җирләрне күреп, изге йолаларны үтәп исән-сау кайтуына бик шат.
Габбас абый якыннарына бүләкләр дә алган, алардан иң зуры, иң кадерлесе - зәм-зәм суы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Безнең якташлар