Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Юмарт якташлар

13 июнь көнне Татарстанда "Үз мәктәбеңә ярдәм ит!" акциясе старт алды. Райондашларыбыз арасында мәктәпләргә даими ярдәм күрсәтүчеләр аз түгел. Әйтик, Югары Кәминкә мәктәбен тәмамлаган, бүген "Татнефть" җәмгыятенең исәп-хисап бүлеге начальнигы Искәндәр Гарифуллин туган авылын һәм мәктәбен гел кайгыртып яши. Бүген дә аның ярдәме белән Югары Кәминкә мәктәбендә зур ремонт бара....

13 июнь көнне Татарстанда "Үз мәктәбеңә ярдәм ит!" акциясе старт алды.


Райондашларыбыз арасында мәктәпләргә даими ярдәм күрсәтүчеләр аз түгел. Әйтик, Югары Кәминкә мәктәбен тәмамлаган, бүген "Татнефть" җәмгыятенең исәп-хисап бүлеге начальнигы Искәндәр Гарифуллин туган авылын һәм мәктәбен гел кайгыртып яши. Бүген дә аның ярдәме белән Югары Кәминкә мәктәбендә зур ремонт бара. Бинаның тәрәзәләрен, ишекләрен алмаштыралар, санузел ясыйлар.


Яңа Элмәле мәктәбен 1986нчы елны тәмамлаган Владимир Муськин (бүген ул Яр Чаллыда яши) якташыбыз - Советлар Союзы Герое генерал-майор Иван Конев исемендәге призларга баскетбол буенча ел да узучы ярышларның даими иганәчесе. Мондый ярышны ул инде ундүртенче тапкыр оештыра.

- Быел авылдашыбыз мәктәпнең баскетбол командасына спорт формалары алып бирергә вәгъдә итте,- ди Яңа Элмәле мәктәбе директоры Вячеслав Мельников.

Районда мини-футбол буенча да турнир ел саен була. Аның иганәчесе әтисе Гаяз Фәрхетдинов истәлегенә инде алтынчы тапкыр бәйге оештыручы, Мәскәүдә яшәүче якташыбыз - эшкуар Вәгыйз Фәрхетдинов. Кайчандыр Бәркәтә мәктәбендә белем алган бу юмарт иганәче туган ягына гел кайтып тора, мәктәп коллективына теләп ярдәм итә.

Лашманлылар да авылдашлары Минсәгыйт Шакировка бик рәхмәтле.Биредә аның ярдәме белән ике катлы заманча, бассейнлы мәктәпкә - элеккеге бинага янкорма төзелде.

Ульяновка урта мәктәбе дә якташлары - эшмәкәрләр Геннадий Давыдовның һәм бертуган Прокофьевларның булышлыгын тоеп яшиләр.


"Кади" җәмгыяте рәисе Рәдис Камалов Иске Кади мәктәбе тормышында актив катнаша.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Үз мәктәбеңә ярдәм ит