Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Югары Кәминкәдән Минхая әбигә 90 яшь тулды

Минхая әби Җаббарова Югары Кәминкә авылының иң өлкән кешеләренең берсе, аңа 90 яшь тулды. Бу көнне авыл әбиләрен җыеп, аларда Коръән ашы үткәрделәр. Юбилярны, район башлыгы исеменнән, башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рәмзия Долгополова тәбрикләде, бүләкләр тапшырды. Минхая әбинең үсмер чагы авыр сугыш елларына туры килә. Әтисе сугыш...

Минхая әби Җаббарова Югары Кәминкә авылының иң өлкән кешеләренең берсе, аңа 90 яшь тулды. Бу көнне авыл әбиләрен җыеп, аларда Коръән ашы үткәрделәр.

Юбилярны, район башлыгы исеменнән, башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рәмзия Долгополова тәбрикләде, бүләкләр тапшырды.
Минхая әбинең үсмер чагы авыр сугыш елларына туры килә. Әтисе сугыш башланганчы ук, яшьли дөньядан китә. Гаиләләрендәге ун баланың җидесе озын гомерле булмый. Инде апасы белән энесе дә дөньяда юк.
Минхая әби төп йортта яши, тормышка чыкмаган, балалары да юк. Тик энесенең улы Ринат белән хатыны Сания әбине ялгызлыкта калдырмыйлар.
-Аларга бик рәхмәт, инде берничә ел кыш көне үзләренә - Лениногорскига алып китәләр,- ди Минхая Насыйр кызы.- Бик хөрмәтлиләр, миңа карата изгелекләре үзләренә меңе белән кайтсын.
90 яшен тутырган якташыбызның әле хәтере бик яхшы: кайсы елда, кайчан, нәрсә булган, барын да хәтерли, ерак буын туганнары турында да рәхәтләнеп сөйли.
-Апаны, кулдан килгәнчә, тәрбияләргә тырышабыз. Мин үзем дә бу йортта үстем, мәктәпне монда тәмамладым, - ди Ринат абый. - Тик шәһәрдә бөтен уңайлыклар булса да, ул төп нигезен, авылны сагына. Язны түземсезлек белән көтеп ала.
Минхая апаның 12 яшендә аяклары авырта башлый. Таяк белән йөреп, 6 класс белем ала. Аяклары авыргач, колхоз эшендә катнашырга көче җитми. Шулай да ул кул кушырып өйдә утырмый, үзенә шөгыль таба, әнисеннән, апасыннан өйрәнеп, авыл халкына күлмәкләр тегә башлый. Куллары остара-остара, 50нче елларда фуфайка да тегәргә өйрәнә. Минхая апа Югары Кәминкә, Керкәле халкын гына түгел, тирә-як авылларда яшәүчеләрне дә җылы өс киемле итә.
-Без Минхая апа теккән фуфайкаларны киеп үстек, зур рәхмәт аңа, - ди юбилярны котларга килгән Югары Кәминкә авыл җирлеге башлыгы Кирам Гыйләҗев.
Бүген инде якташыбыз тегү эшенә тотынмый. 1950нче елда Чистай базарында май сатып алган тегү машинасы тынып калган. Күзләренең күрүе дә начарланган шул.
Ярый әле янында игелекле кешеләр күп. Ул - ветеран, юбиляр тормышны яратып яши.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: юбиляры