Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Югары Кәминкәдә открыткалардан альбом ясаганнар

Миңниса апа Гыйниятуллина утыз ел буе диярлек ... открыткалар җыйган. Истәлеккә. Югары Кәминкәдә ялгызы гомер иткән ул, былтыр вафат булган. Миңниса апа төрле бәйрәмнәр уңаеннан үзен котлап җибәрелгән открыткаларны 1954 елда җыя башлый. Аларның барысы да диярлек бәйрәмнәргә багышлап чыгарылган, барысында да диярлек чәчәк рәсемнәре урнаштырылган. -Авылдашыбыз открыткаларыннан йөзгә якынын...

Миңниса апа Гыйниятуллина утыз ел буе диярлек ... открыткалар җыйган. Истәлеккә.

Югары Кәминкәдә ялгызы гомер иткән ул, былтыр вафат булган.
Миңниса апа төрле бәйрәмнәр уңаеннан үзен котлап җибәрелгән открыткаларны 1954 елда җыя башлый. Аларның барысы да диярлек бәйрәмнәргә багышлап чыгарылган, барысында да диярлек чәчәк рәсемнәре урнаштырылган.
-Авылдашыбыз открыткаларыннан йөзгә якынын бер альбомга тупладык,- ди китапханәче Рабига Фатыйхова.- Алар әле тагын калды.
Тәрбияче Фәридә Нурмиева, балалар белән бергә, Миңниса Гыйниятуллина чигеп калдырган һәм башка кайберәүләр биргән әйберләрдән күргәзмә дә ясаганнар. Аны мәдәният йортында бик күпләр карап хозурланган.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы Югары Кәминкә альбом