Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Югары Кармалка егете боччо буенча республика командасы составына кертелгән

Югары Кармалка авылында яшәүче Рәмил Шәрипов гел елмаеп тора. Аның ачык йөзенә карап, үзеңнең дә кәеф күтәрелеп китә. 16 яшьлек егетнең саулыгы гына шәп түгел, диагнозы - церебраль паралич. -Рәмил 1 яшь 4 ай булгач кына йөреп китте, теле дә авыр ачылды, - ди әнисе Нина Николаевна.- Врачларга да күрендек,...

Югары Кармалка авылында яшәүче Рәмил Шәрипов гел елмаеп тора. Аның ачык йөзенә карап, үзеңнең дә кәеф күтәрелеп китә. 16 яшьлек егетнең саулыгы гына шәп түгел, диагнозы - церебраль паралич.

-Рәмил 1 яшь 4 ай булгач кына йөреп китте, теле дә авыр ачылды, - ди әнисе Нина Николаевна.- Врачларга да күрендек, ләкин ДЦП диагнозын улыма икенче класста укыганда гына куйдылар. Үскән саен хәле авырая барды. Ул инде мәктәпкә йөреп укый алмый башлагач, укытучылар өйгә килеп белем бирәләр. Хәзер инде күпчелек вакытны креслода үткәрә. Йөри алмый диярлек. Балачактан ук авыру булса да, Рәмилгә нибары ике ел элек кенә инвалидлык бирделәр. Врачларга да гел күренеп тордык югыйсә. Нишләптер, суздылар шул.
Рәмил бик аралашучан кеше, авылда дуслары да күп икән. Алар көн саен диярлек аның хәлен белергә киләләр. Күп вакытын ул компьютер артында үткәрә, телевизор карый. Сүз уңаеннан, Рәмилгә ноутбук һәм телефон бүләк иткән кеше билгесез булып калырга теләгән. Малайның хыяллары турында бер чарада ишетеп, ул аларны аңа өенә китереп биргән, әмма кайдан һәм кем икәнен әйтмәгән. Рәмилнең бүген тагын бер хыялы бар - ул саф һавада йөрергә ярата, ләкин аның коляскасы моңа җайлаштырмаган, уңайлы түгел. Бәлки якташларыбыз арасында аңа бу мәсьәләдә дә ярдәм итәргә теләүче табылыр.
Рәмилне район үзәгендә үтүче чараларга да еш алып киләләр. Мөмкинлекләре чикле балалар өчен оештырылган бәйрәмнәрне дә калдырмыйлар, хәзер инде ул спорт ярышларында да катнаша. Күптән түгел Чирмешәндә инвалидлар арасында боччо буенча узган республика чемпионатында Рәмил яхшы нәтиҗәләргә ирешеп, республика командасы составына да кергән. Озакламый якташыбыз Чабаксарда узачак төбәкара ярышларда да район данын яклаячак.
-Минем анда барып, җиңеп кайтасым килә,- ди яшь спортчы.
Шундый дәрәҗәле бәйгегә аны шәхсән тренеры, Югары Кармалка мәктәбе физкультура укытучысы Александр Митякин әзерли.
-Без көн саен диярлек мәктәпкә күнегүләргә киләбез,-ди Александр Федорович.- Рәмил бик тырышып шөгыльләнә. Җиңүгә омтыла.
Районның инвалидлар җәмгыяте рәисе Илназ Газыймов та Рәмилнең хәлен гел белешеп тора, аңа ярдәм итәргә тырыша.
-Ул шундый ачык, тормыш сөючән малай, миңа аның белән аралашырга да рәхәт. Алдагы ярышлар да аңа уңышлар телим, - ди Илназ.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Югары Кармалка боччо