Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Югары Чегодайда ике Дан ордены кавалеры Габдрахман Сөләйманов белән хушлаштылар

Бөек Ватан сугышы ветераны 97 яшьлек Габдрахман Сөләйманов әле кайчан гына район үзәгендә үткән Җиңү бәйрәмендә катнашкан иде. Соңгы атнада урын өстендә авырып яткан мөхтәрәм затның гомере өзелде. Йөзгә җитүче бабай булса да, авылдашлары аны Чирмешәнгә кадәр җәяү йөри торган тере, зиһенле карт дип белә иде. Габдрахманны 1939 елда армиягә...

Бөек Ватан сугышы ветераны 97 яшьлек Габдрахман Сөләйманов әле кайчан гына район үзәгендә үткән Җиңү бәйрәмендә катнашкан иде.

Соңгы атнада урын өстендә авырып яткан мөхтәрәм затның гомере өзелде.
Йөзгә җитүче бабай булса да, авылдашлары аны Чирмешәнгә кадәр җәяү йөри торган тере, зиһенле карт дип белә иде.
Габдрахманны 1939 елда армиягә алганнар. Кайтыр вакыты гына җиткәч сугыш башлана. Яу кырында бер күзен югалткан якташыбыз - Берлинга кадәр барып җиткән фронтовик.
Менә шундый каһарман солдатны, аяклы тарихны җирләделәр Югары Чегодайда. Күкрәге тулы орден, медаль иде аның. Урыны оҗмахта булсын мәрхүмнең!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сугыш ветераны Дан ордены