Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Сабыр булу - көчлеләр гамәле

Аллаһы Тәгалә үз аятьләре аша безне – адәм балаларын сабырлыкка өнди. Чөнки сабырлык - кеше өчен бу дөньяда иң кирәкле сыйфатларның берсе, ул - иманның яртысы.

Нәрсә соң ул сабырлык? Асылы нидә? Аның мәгънәсе   үзебезнең  нәфесебезне  бер кыса эченә кертүдән гыйбарәт. Нәфесебез,  җаныбыз  ашкынганда  чиктән – кысадан чыкмау мөһим. Сабырлык таләп итә торган берничә гамәл бар. Беренчесе - кемгәдер, нәрсәгәдер ачу чыкканда -  сабыр итү. Пәйгамбәребез дә ачуы чыккан кешене  сабырлыкка өндәгән, ачуын чыгарган кешегә карата дәшми  торырга кушкан. Аның хәдисләре бик күп, шуларның кайберләре: берегезнең ачуы килсә,  дәшми торсын. Көчлеләрдән  көчле сезнең арада кем, әйтимме? Ачуы килгәндә, үзен тыеп кала алучы кеше, диде. Берегезнең ачуы чыккан  кешегә карата  тыелып калу, сабыр итү юлларын да өйрәтеп, берегезнең  ачуы чыкса - утырсын,  утырып та булмаса – ятсын,  ятып та ачуы басылмаса -  тәһарәтләнеп намазга бассын, дигән.

Сабырлыкның икенче гамәле - нинди дә булса эшебезне башкарганда куйган максатыбызга ирешелмәгәндә дә, килеп туган авырлыкларга сабыр итү. Сабырлык таләп итә торган өченче гамәл – тормыш иткән вакытыбызда, төрле кайгылар килү, төрле мәшәкатьләр туу. Кайгы-хәсрәтләрдән түземлекне  таләп итә торганы, бик көчле сабырлык сорый торганы ул - үзеңнең якыннарыңны югалту,  дияр идем.

Дин сабыр, түзем булырга өнди. Әби, бабайларыбыз да юкка гына, сабыр төбе – сары алтын яисә сабыр иткән – морадына ирешкән, димәгәннәр.

Наҗия Мостафина.

Бәркәтә авылы.

Кадыйр Гомәров фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев