Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Япон бытбылдыгы күп сөйләшми

Чирмешәндә яшәүче Марат Яббаров үз хуҗалыгында бүдәнә (бытбылдыклар) асрый башлаган. "Әлеге кошның йомыркалары күп авырулардан дәва", - ди уңган якташыбыз. Күгәрчен хәтле 100 баш бытбылдык (перепелка) абзар эчендә, хуҗа кеше үзе ясаган "этажлы" читлеккә сыеп беткән. Алар салган йомыркалар авыш аслык буенча алгы якка тәгәрәп килерлек итеп көйләнгән. Бүлмәдә даими...

Чирмешәндә яшәүче Марат Яббаров үз хуҗалыгында бүдәнә (бытбылдыклар) асрый башлаган. "Әлеге кошның йомыркалары күп авырулардан дәва", - ди уңган якташыбыз.


Күгәрчен хәтле 100 баш бытбылдык (перепелка) абзар эчендә, хуҗа кеше үзе ясаган "этажлы" читлеккә сыеп беткән. Алар салган йомыркалар авыш аслык буенча алгы якка тәгәрәп килерлек итеп көйләнгән. Бүлмәдә даими 18-22 градус җылылык саклана.

- Бу кошларның төрләре күп. Миндәге япон бытбылдыгы тынычлыкны бик ярата. Артыгын "сөйләшми", - ди Марат абый. - Алар бик пунктуаль дә: нәкъ үз вакытында ашатканны яраталар. Ә бик якты утны өнәп бетермиләр.

Бүдәнә, бытбылдыклар асрау шөгыленә керешүнең тарихы исә болайрак. Якташыбыз госпитальдә яткан вакытта палатадагы иптәше бер танышының әлеге кошларны ничек асравы хакында сөйли. Менделеевск шәһәрендә яшәүче бу кешенең кызы аллергиядән интеккән. Аңа бытбылдык йомыркасы эчереп карарга киңәш итәләр. Кыз чыннан да чиреннән арына, әтиләре шуннан бу кошны даими асрый башлыйлар... Моны ишеткәч, тыңлагач, Марат Гатуфович бытбылдыклар алып карарга була.

- Быел 30нчы апрель көнне 100 кош алып кайттым. Шуның берсе генә үлде - анысы да үземнең гаеп белән, - ди хуҗа кеше. - Инкубаторда тагын 70не чыгардым. Алар 17 көндә йомыркадан чыга.

Кошлар өчен азыкны Марат абый Әлмәттән алып кайта. 14 компоненттан торган катнашазык 100 башка көненә 2,5 килограммлап кирәк икән.

- Бытбылдык йомыркалары бик файдалы, диләр. Диабеттан интегүчеләр дә аның дәвасын күрә икән. Ите дә деликатес санала, - ди Марат Яббаров. - Әлеге эшне кызыксынып кына башлаган идем. Әгәр дә быел кышлата алсам, киләчәктә аларның саны мең, мең ярымга җиткерергә ниятлим.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Шөгыль