Яңа Котыштан Анастасия әби дөнья хәлләреннән хәбәрдар
Яңа Котыштан Анастасия Кунакова 90 яшьлек юбилее уңаеннан кунаклар кабул итте. Аңа олы бәйрәме уңаеннан Россия Президенты Владимир Путин да котлау хаты җибәргән. Әлеге хатны, район башлыгы Фердинат Дәүләтшинның котлауларын һәм истәлек бүләген район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рәмзия Долгополова тапшырды. Юбилярны район социаль яклау бүлеге начальнигы...
Яңа Котыштан Анастасия Кунакова 90 яшьлек юбилее уңаеннан кунаклар кабул итте. Аңа олы бәйрәме уңаеннан Россия Президенты Владимир Путин да котлау хаты җибәргән.
Әлеге хатны, район башлыгы Фердинат Дәүләтшинның котлауларын һәм истәлек бүләген район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рәмзия Долгополова тапшырды. Юбилярны район социаль яклау бүлеге начальнигы Рушания Әхмәдуллина һәм Иске Котыш авыл җирлеге башлыгы Александр Митякин да тәбрикләде.
Анастасия Михайловна 9 яшендә, дүрт туганы белән, тулы ятим кала. Яшьли авырлыкларны күп күрсә дә, бер вакытта да боегып тормыйлар, балалар тормышларын үзләре алып бара. Бөек Ватан сугышы башлангач, 12 яшьлек Настя колхозда өлкәннәр белән бергә барлык эшләрне дә башкара.
-Колхозда - кырда эшләгәндә ашата иделәр, көнгә бер чүмеч булса да шулпа керә иде организмга. Ул чакта өйдә ашны төрле үләннәр салып кына пешердек, - дип искә ала ул елларны юбиляр.
Анастасия Кунакова гомере буе колхозда механизаторларга аш пешерә, ике бала үстерә. Юбиляр бүген улы һәм килене тәрбиясендә матур гомер кичерә. Анастасия Михайловна күзлек белән булса да газеталар укый, дөнья хәлләре белән танышып бара. Россия Президенты җибәргән котлау хатын да үзе укып чыкты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев