Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Утыз Имәндә яшәүче Вәлиуллиннар 60 ел бергә

Гомер көзенә пар канатың белән керү, балалар, оныклар рәхәтен парлап тату - олы бәхет. Утыз Имән авылында яшәүче Вәлиуллиннар гаиләсенә әнә шундый бәхет насыйп булган. Алар үзләре дә шуңа шөкер итеп яшиләр. 60 ел элек кавышкан Газыймҗан белән Лена апа шушы көннәрдә генә мәхәббәт тарихларын искә төшерделәр. 1953нче елны армиядән...

Гомер көзенә пар канатың белән керү, балалар, оныклар рәхәтен парлап тату - олы бәхет. Утыз Имән авылында яшәүче Вәлиуллиннар гаиләсенә әнә шундый бәхет насыйп булган.

Алар үзләре дә шуңа шөкер итеп яшиләр.
60 ел элек кавышкан Газыймҗан белән Лена апа шушы көннәрдә генә мәхәббәт тарихларын искә төшерделәр.
1953нче елны армиядән кайткан яшь солдат Кызыл Чишмә поселогына юлны еш таптый. Туганнарының да хәлен белә, әмма күңеле күбрәк яшьләр уенына тарта. Ленаны да шунда күреп ала.
Кызга гадәти булмаган мондый исемне әтисе, Лена елгасы хөрмәтенә куша. Яшьләр озак очрашып йөрмиләр, кавышалар.
Вәлиуллиннар алты бала тәрбияләп үстерәләр.
Авылда Газыймҗан абый кулы кагылмаган, хезмәте кермәгән биналар аздыр. Ул төзү бригадасында да эшли, озак еллар терлекчелектә дә хезмәт куя. "Атказанган колхозчы" исеменә лаек була. Пенсиягә чыккач та, 12 ел хуҗалык кырларын сугара.
Гомере буе эшкә иртән китеп, караңгыда гына кайткан.
Ленага рәхмәт. Ул мине һәрвакыт озатып калды, каршы алды. Аның кайнар ашы гел әзер иде. Ул мине хөрмәт итеп яшәде, - ди Газыймҗан абый.
"Сөям", "яратам" дигән сүзләр әйтелдеме икән?! Анысы мөһим дә түгелдер инде. Аларның бүген бер-берсенә олы хөрмәт белән караулары ят кешегә дә сизелеп тора.
Төрле чаклар булгандыр инде, балам. Тормыш бит ул. Сабыр була белергә кирәк. Без начар яшәмәдек. Бабам да бик уңган, тырыш кеше, - дип мактап куйды картын Лена апа.
Лена апа да иреннән калышмый. Өй мәшәкатьләре дә аның өстендә, колхозның да бер эшеннән калмый.
Әти-әниләрен олы юбилей белән котларга күршедә генә яшәүче улы белән килене - Рөстәм белән Гөлнур да кергәннәр, кызлары Әлфинур да кайткан. Яңа Кади авыл җирлеге башлыгы Мингәрәй Әминов та килгән.
Без әти-әнигә бик рәхмәтле. Алар безне үстерделәр, яхшы тәрбия бирделәр, безнең өчен һәрвакыт үрнәк булдылар, - диләр балалары. Күршеләре дә аларны бик хөрмәт итә.
Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Юбилярлар

2
X