Әлеге авылның элемтә бүлекчәсе агымдагы елның икенче яртыеллыгына газета - журналларга яздыру планын 50 процентка үтәгән дә.
-Район газетасына ташламалы бәядән язылучылар күп булды, - ди бүлекчә мөдире, шул ук вакытта хат ташучы эшен дә башкаручы Мөнирә Шакирова. - "Безнең Чирмешән"гә 100дән артык заказ карточкасы тутырылган. Авылдашларыбыз "Ватаным Татарстан", "Ирек...
Әлеге авылның элемтә бүлекчәсе агымдагы елның икенче яртыеллыгына газета - журналларга яздыру планын 50 процентка үтәгән дә.
-Район газетасына ташламалы бәядән язылучылар күп булды, - ди бүлекчә мөдире, шул ук вакытта хат ташучы эшен дә башкаручы Мөнирә Шакирова. - "Безнең Чирмешән"гә 100дән артык заказ карточкасы тутырылган. Авылдашларыбыз "Ватаным Татарстан", "Ирек мәйданы", "Акчарлак" газеталарын да яратып укыйлар. Кайбер гаиләләр берничә басмага языла. Әйтик, Илдар Минвәлиев ел саен 9 - 10 газета - журналга заказ карточкасы тутыра. Әмил Фәтыйхов, Фәридә Мәгъсумовалар да матбугат басмаларын күп алдыралар.
Бүлекчә мөдире Кызыл Чишмә халкына хезмәт күрсәтә, ә Утыз Имәннең үзендә почтаны Зөлфия Мортазина һәм Илсөяр Гатауллиналар тарата. Икесе дә тәҗрибәле, тырыш хезмәткәрләр.
-Газета - журналларны көн саен таратабыз, - ди Зөлфия Мортазина.- Авылдашлар почта килгәнен көтеп торалар. Әле бераз соңга кала башласаң, шалтырата да башлыйлар. 100 дән артык йортны әйләнеп чыгарга туры килә, санап чыгарсаң, көн саен 10 километрдан артык ара үтелә.