Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Утыз Имән егете Фәнил Мортазин өченче контракт төзегән

Утыз Имән авылыннан Фәнил Мортазин инде унынча ел хәрби киемнән - контракт буенча хезмәт итә. Өченче килешүне ул биш елга төзегән. Фәнил чираттагы ялга кайткан. Бу юлы туган авылында 57 көн булачак. Якташыбыз 1998-2000нче елларда Ленинград хәрби округында Ватан алдындагы бурычын үти. Аннан соң 7 ел төрле шәһәрләрдә эшләп карый,...

Утыз Имән авылыннан Фәнил Мортазин инде унынча ел хәрби киемнән - контракт буенча хезмәт итә. Өченче килешүне ул биш елга төзегән.

Фәнил чираттагы ялга кайткан. Бу юлы туган авылында 57 көн булачак.
Якташыбыз 1998-2000нче елларда Ленинград хәрби округында Ватан алдындагы бурычын үти. Аннан соң 7 ел төрле шәһәрләрдә эшләп карый, ләкин күңеленә яткан эш, канәгатьләнерлек хезмәт хакы таба алмый.
-Уйладым-уйладым да, контракт буенча хезмәткә китәргә булдым. Әти-әни дә (инде мәрхүмнәр) минем бу адымымны хупладылар, - ди Фәнил Галим улы. - Контракт буенча өч ел Самарада хезмәт иттем, аннары Таҗикстанга күчтем - Курган-Тюбе шәһәрендә инде бишенче ел хезмәт итәм.
Фәнил хәрби хезмәтне һөнәр итеп сайлавына һич үкенми. Озакламый аның Казанда үзенең квартирасы булачак, документлар гына әзерләп бетерәсе калган.
Сержант якташыбыз танкларга каршы взводта өлкән оператор булып хезмәт итә. Беренче контракт вакытында 10 мең сум тирәсе хезмәт хакы алса, бүген инде 40 мең сумнан да артык. Физик әзерлеге яхшы булган хәрбиләргә хезмәт хакына өстәмәләр бар.
-Хәрби хезмәткә барудан курыкмаска кирәк. Соңгы ун елда хәрбиләргә өстенлекләр нык артты, - ди якташыбыз. - Яшәү шартлары яхшы, ел саен сәламәтлекне тикшереп торалар, кирәк булганда дәва да алабыз.
Контракт буенча хезмәт иткәндә читтән торып укырга да була. Фәнил дә махсус һөнәри белем алырга тели.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Утыз Имән авылы хәрби хезмәт контракт Фәнил Мортазин