Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Урыннары түрдә

Лашман авылында яшәүче Нәхтимә әби Зыятдинова һәм Мәхтүмә әби Ихсанова яңа елның беренче көннәрендә 90 һәм 95 яшьлек юбилейларын билгеләделәр. Аларны гомер бәйрәмнәре белән котларга муниципаль район башлыгы Нурхамәт Хәмидуллин да килде. Ул юбилярларга Россия Президенты Владимир Путинның котлау хатын җиткерде, чәчәкләр бәйләме һәм бүләкләр тапшырды. 1918нче елны дөньяга килгән...

Лашман авылында яшәүче Нәхтимә әби Зыятдинова һәм Мәхтүмә әби Ихсанова яңа елның беренче көннәрендә 90 һәм 95 яшьлек юбилейларын билгеләделәр.


Аларны гомер бәйрәмнәре белән котларга муниципаль район башлыгы Нурхамәт Хәмидуллин да килде.

Ул юбилярларга Россия Президенты Владимир Путинның котлау хатын җиткерде, чәчәкләр бәйләме һәм бүләкләр тапшырды.

1918нче елны дөньяга килгән Нәхтимә әби Зыятдиновага 4 январь көнне 95 яшь тулды.

Өлкәннәрдәге бер уртак сыйфат гаҗәпләндерә - аларның сабырлыгы. Әйе, озак яшәгән, күп авырлыклар күргән кешеләрдә сабырлык күбрәк. Нәхтимә әби дә тормышның яхшыра баруына сөенеп, барын да элеккеге белән чагыштырып, "Хәзер мин ожмахта яшим бит", ди. Әбинең әле исәнлеге дә Аллага шөкер. Үз аякларында йөреп тора, зиһене дә яхшы, биш вакыт намазын да укый.

"Сез сугышның һәм сугыш арты елларының бөтен авырлыгын үз җилкәгездә татыдыгыз. Илебез өчен кылган игелекләрегез үзегезгә меңе белән әйләнеп кайтсын. Сезгә озын гомер, нык сәламәтлек, балаларыгызның, оныкларыгызның игътибарлы, кайгыртучан булуын телим",- диде район җитәкчесе Нәхтимә әбине туган көне белән котлап.

Якташыбыз төпчек кызы Гөлүсәр тәрбиясендә гомер кичерә, ике оныгы да янәшәсендә. Гомумән, юбилярны бик "бай" кеше дип була. Аның бүген биш баласы исән-сау. Килен-кияүләре, 18 оныгы, 23 оныкчыгы һәм бер оныгының инде оныгы да бар.

Бөек Ватан сугышы ветераннарының тол калган хатыны буларак, әбигә туган авылында яңа өй дә төзиләр.

"Әни үзе шулай теләде. Шәһәрдә квартира алмыйбыз. Гомер буе авылда яшәдем, нигезебез дә, монда яңарып калсын, - ди Гөлүсәр апа.

Мәхтүмә әби Ихсанова Нәхтимә әбидән биш яшькә яшь. 5 январь көнне аңа 90 яшь тулды. Бүген ул кызы Әлфия һәм кияве Рәхимҗан тәрбиясендә яши, ике оныгы, оныкчыгы да бар.

"Мин бу гаиләне яхшы беләм. Әлфия белән дә, Рәхимҗан белән дә бергә эшләдек. Бик тәртипле, уңган кешеләр. Авылда да аларны хөрмәт итәләр,- диде Нурхамәт Нурулла улы, Мәхтүмә әбине юбилее белән тәбрик итәргә дип, Җиһаншиннарга килгәч. -Аларның балалары да тәртипле. Минемчә, әби белән үскән балалар начар юлга басмыйлар. Өлкәннәрдән сабырлыкка, миһербанлыкка, гомумән, яхшы сыйфатларга гына өйрәнергә мөмкин".

Мәхтүмә әби дә авырлыкларны күп кичергән. Кызын да ялгызы гына тәрбияләп, аякка бастырган. Туганының ятим калган кызын да Мәхтүмә апа үзе янына сыендыра, үстерә, тормышка бирә.

Ул гомере буе Лашман пекарнясында хезмәт куйган.

Бүген Мәхтүмә әбинең урыны түрдә. Ул авырып торса да, бәйрәмчә матур итеп киенгән. Котлауларны елмаеп кына кабул итте, рәхмәтләрен белдерде.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Юбилейлар