Тузиловлар әниләрен һәм әбиләрен тәбрикләде
Липки поселогында туып - үскән, 40 елга якын Чирмешәндә яшәүче Вера Тузиловага 90 яшь тулды. Әнисенең, әбисенең юбилеена читтә яшәүче балалары, оныклары да кайткан.
Кызганычка каршы, бүген Вера Николаевнаның сәламәтлеге бик үк яхшы түгел, күп вакытны урын өстендә үткәрә, шулай да туган көненә килгән кунакларны ул утырып сәламләде, әңгәмәдә дә...