90 яшь тулу уңаеннан тег белән яңалыклар
-
Ишлинкада яшәүче 90 яшьлек юбилярны иң әүвәл ире котлаган
Ишлинка авылының иң өлкән әбисе Луиза Сырукинага 90 яшь тулды. Күркәм юбилее белән, аны беренчеләрдән булып 60 елдан артык бергә гомер иткән ире Григорий Андреевич котлаган. Луиза Павловна 1926нчы елның 2 декабрендә Норлат районында ишле гаиләдә дөньяга килә. Яшьли колхозның төрле эшләрендә хезмәт куя. -Сугыш елларын оныта алмыйм, - ди...
-
Лашманнан Фәрхинур Хаҗиәхмәтова җир читеннән эзләгән бәхетен туган авылында таба (+ФОТО)
Фәрхинур Хаҗиәхмәтова гаиләсе белән үз заманында Сахалинда, Казахстанда яшәгән. Картлык көнендә туган авылы - Лашманга кайтып төпләнергә язган аңа. Якташыбыз шушы көннәрдә 90 яшьлеген үткәрде. -Әти 1943 елда Сталинград янында һәлак булды. Анда күрше Газыймҗан абзый белән булганнар, ул кайткач: "Кызым, без аерылганда, әтиең пар ат җигеп, мылтыклар, патроннар ташып...
-
Тузиловлар әниләрен һәм әбиләрен тәбрикләде
Липки поселогында туып - үскән, 40 елга якын Чирмешәндә яшәүче Вера Тузиловага 90 яшь тулды. Әнисенең, әбисенең юбилеена читтә яшәүче балалары, оныклары да кайткан. Кызганычка каршы, бүген Вера Николаевнаның сәламәтлеге бик үк яхшы түгел, күп вакытны урын өстендә үткәрә, шулай да туган көненә килгән кунакларны ул утырып сәламләде, әңгәмәдә дә...
-
Чирмешән ветераны Николай Евдокимовның 90 яшьлек юбилеена ике мәҗлес җыйдылар
Сугыш һәм хезмәт ветераны Николай Евдокимовка 90 яшь тулу уңаеннан аның хөрмәтенә бер көндә ике мәҗлес оештырдылар. Якшәмбе көнне иртән үк аларга кунаклар - балалары, оныклары килеп төште. Бәйрәмчә өстәл көйләделәр. Николай Васильевич Чирмешәндә (Төньяк урамда) әле алты ел гына яши. Сугыш ветераны буларак, аңа күпфатирлы йорттан квартира биргәннәр. Биредә...
-
Президент та котлады
Иске Кади авылында яшәүче Хәдичә Шәрифулла кызы Имамиеваны, тууына 90 яшь тулу уңаеннан, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин үзе котлаган, юбилярга шәхсән имза куелган котлау җибәргән. "Хөрмәтле Хәдичә Шәрифулловна! Юбилеегыз уңаеннан ихлас котлауларымны һәм изге теләкләремне кабул итегез, - диелгән анда. - Без сезнең буын - Бөек Ватан сугышының бик...