Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Тормышны яратып яшәү

Тукай поселогында гомер итүче Миннебаян әби Яруллина районыбызда иң өлкән кешеләрнең берсе. Аңа бу елның соңгы көнендә 100 яшь тулачак. Гөлсирә Шәрифуллина фотосы. Тукай поселогында фермада кайчандыр меңләгән баш сарык асраганнар. Авыл халкының күбесе шунда хезмәт куйган. Миннебаян әби дә 20 ел сарыклар көтүе көткән. Бәлки шуңадыр да, бүген аның...

Тукай поселогында гомер итүче Миннебаян әби Яруллина районыбызда иң өлкән кешеләрнең берсе. Аңа бу елның соңгы көнендә 100 яшь тулачак.


Гөлсирә Шәрифуллина фотосы.

Тукай поселогында фермада кайчандыр меңләгән баш сарык асраганнар. Авыл халкының күбесе шунда хезмәт куйган. Миннебаян әби дә 20 ел сарыклар көтүе көткән. Бәлки шуңадыр да, бүген аның аяклары йөрми. Әмма 99 яшьлек әби бик зиһенле, күзләре яхшы күрә, колаклары да яхшы ишетә. Сөйләшергә дә, аралашырга, гомумән, тормышны бик ярата.
"Безнең яшь чак авыр сугыш, сугыш арты елларына туры килде. Кешеләргә дә ашарга юк иде. Байтак мал ачтан үлде, - дип искә ала ул. - Алай да һәр сарык өчен көтүче җавап бирә".

1937 нче елны Миннебаян әби кияүгә чыга. Әмма 1942нче елны Бөек Ватан сугышына киткән ире һәлак була. Әби ике бала белән кала. Бүген ул улы Альберт, оныгы Илшат һәм аның хатыны Гөлназ тәрбиясендә яши. Кызы күптән вафат икән, ә Альберт абыйның быел үзенә дә 71 яшь тулган.

"Безнең әнинең врачларга мөрәҗәгать иткәне булмады", - ди Альберт абый. Миннебаян әби шунда ук улын дөресләде: "Ничек булмасын?! Кайчандыр Казаннан килгән врачларга мәҗбүри тикшерттерделәр. Шунда ниндидер бер чир табып, атна - ун көн больницта ятарга туры килде".

Әйе, быел 2012нче елның 31 декабрендә Миннебаян әби Яруллина юбилеен билгеләп үтәчәк, Тукай поселогында булачак мәҗлесенә, якташыбызны котларга, район җитәкчеләре дә барачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Безнең якташлар